Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:29

Татарстанда Нурулла Гарифның “Освободительная война татарского народа” китабын кабат тыймакчылар. Берничә ел элек Татарстан прокуратурасы инде ул китапны бер тикшереп бернинди гаеп тапмаган иде.

Татарстанда тарихчы Нурулла Гарифның берничә ел элек басылган “Освободительная война татарского народа” китабын экстремистик дип кулланылыштан чыгармакчылар. Шул уңайдан автор 27 февральдә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсенә чакырылган.

Китапны кулланыштан алуны таләп итеп Русия баш прокуратурасында Александр Салагаев мөрәҗәгать иткән булган. Салагаев инде үзе вафат булса да, мәкерле эшен эшләп калдырган.

Билгеле булганча, 2009 елны яшь тарихчы Александр Овчинников бу китапны тикшерүне сорап инде Татарстан прокуратурасына мөрәҗәгать иткән иде. Ул вакытта республиканың тарих институты ике экспертиза уздырды һәм бернинди экстремистик дип бәяләнерлек мәгълүмат тапмады. Татарстанның ул чагындагы прокуроры Кафил Әмиров та “без галимнәр эшенә тыкшына алмыйбыз” кебегрәк сүзләр әйткән иде.

Нурулла Гариф

Нурулла Гариф

Ул вакытта Татарстан прокуратурасы үз сүзен әйтеп бу эшкә нокта куйган кебек тоелса да, Казандагы урыс милләтчеләре тынычланмаган булган күрәсең һәм аны Мәскәүгә үк җибәргән һәм Татарстан прокуратурасына боерык “югарыдан” төшкән. Бу юлы китапка экспертизаны “Казан төбәкара экспертизалар үзәге” оешмасы уздырган.

Китапны язучы Нурулла Гариф сүзләренчә, монда урыс гаскәрләре, урыс хакимияте, ягъни милләткә кагылышлы өлешенә канәгатьсезлек белдерелә. Шул хакта аның үзе белән сөйләштек.

Нурулла әфәнде, сез ул экспертиза нәтиҗәләре белән таныштыгызмы, анда нәрсәләр язылган?

– Мин әле ул лингвистик анализларны яңа гына барып алдым. Күз йөртеп чыктым һәм аларга җавап язып, мәхкәмәгә үз дәлилләремне тапшырачакмын. Тарих ул фән, ә психологик һәм лингвистик экспертиза уздырганда төрле карашлар чагылырга мөмкин, дип уйлыйм. Мин экспертизадагы карашлар белән килешмим.

– ​Китапны экстремизмга тикшерүне сорап мөрәҗәгать итүләре турында сезгә билгеле идеме?

– Юк, билгеле түгел иде. Аны бирүче кеше дә вафат икән инде.
Бу китапны инде бер тапкыр тикшерүне сорап мөрәҗәгать иткәннәр иде.

– ​Ул вакытта бу эш ничек тәмамланды?

– Ул вакытта китаптан да, аны язучыдан да гаеп тапмадылар. Миндә Татарстан прокуратурасы, Казан шәһәренең тикшерү бүлегенең бу мәсьәләдә җинаять эше ачудан баш тарту карары бар.

– ​Ни өчен берүк китапны ике тапкыр тикшерәләр дип саныйсыз?

– Мөрәҗәгать булгач, мәхкәмә карыйдыр инде ул. Мин андый процедураларның ничек баруы белән таныш түгел. Әмма китапка лингвистик анализ уздырылган һәм прократура тарафыннан аңа аңлатма бирелгән иде инде. Беренче очракта Овчинников тарафыннан Татарстан прократурасына гариза бирелгән иде. Бу очракта Русия прократурасына бирелгән. Шул сәбәпле, бу очрак сәяси заказ булмасын иде дип кенә уйларга кала.

Мәхкәмәдә китапны экстремистик дип тыю карары чыкса, киләчәктә бу карарны югарырак шикаять итәчәксезме? Адвокатыгыз бармы?

– Адвокатым юк. Мин китапны тыерлар дип уйламыйм. Чөнки аңа Тарих институты тарафыннан эшләнгән фәнни экспертиза карарлары бар. Әгәр инде өстән кушуынча сәяси карар кабул итеп, аны тыйсалар мин моңа аптырамыйм һәм шикаять тә итмәячәкмен.

Китап чыкты һәм укучысына таралды. Аны тыймыйча да басырга куркалар инде. Теләсәң аны башка исемдә, үзгәрешләр белән, тулыландырып кабат чыгарып була. Тыелган җимеш татлырак бит ул. Китап белән кызыксыну артачак. Бу очракта татар халкы нинди дәүләттә һәм кемнәр арасында яшәвен, аларның татар тарихына мөнәсәбәтен яхшырак күрер. Китап тыела калса, минем әле башка планнарым да бар. Ачылып бетәсем килми, мәхкәмә булсын әле, аннары карарбыз

Китап инде биш мең данә чыгып таралган булган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG