Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 11:06

Кронштадттагы "Магнит" кибетендә май урлауда гаепләүне күтәрә алмый йөрәге туктап мәрхүм булган Рауза Галимова тарихы Русияне тетрәндерде. Берәүләр Ленинград камавын кичергән ветеран, 81 яшьлек олы кешене аямый угрылыкта гаепләгән кибетчеләрне яманласа, икенчеләр карт-корыны шушы көнгә төшергән хөкүмәтнең тетмәгәнен тетте. Өченчеләр исә, гаепне әбинең үзендә күрде.

Яңарак таралган видеоязмадан Рауза апаның май урларга җыенмавын, кибет әрҗәсен тутырып диярлек азык-төлек алганын, "урланган" май белән тоткач та товар өчен түләргә теләп, акча янчыгын ачуын күреп була. Кибетчеләр генә Сталинград өчен көрәшкәндәй, бер адым артка чикмичә, үз дигәннәренә ирешә: карчыкны полиция хезмәткәрләренә тапшыра.

Воронеж кибетләренең берсендә пенсионер карчыкны 5 тәңкәлек ике сырок өчен тоткарлап, әбинең йөрәк өянәгеннән вафат булганы онытылган гына иде бит.

Әлеге фаҗига баштан китми. Тынгылык бирми торган берәр темага юлыксаң, гел шул турыда укыйсың, күрәсең, хәтерли башлыйсың бит. Монда да Кентукки штатының Лондон шәһәрчегендә (8 мең кеше яши) булган бер вакыйга турында язма күзгә ташланды.

Әлеге шәһәрнең бер кибетендә бер ир балалар ризыгы урлауда тотыла, кибет хезмәткәрләре полиция чакырта. Әлеге ир ялгызы 6 айлык улын тәрбияли икән. Сабыйга ашатырга ризык сатып алу мөмкинлеге булмаганнан ул угрылык юлына бара. Полиция хезмәткәре угрыны тоткарлаудан баш тартып, берничә савыт балалар ризыгы сатып алып бирә. Эшнең асылын аңлаган кибетчеләр үз дәгъвасыннан баш тарта.

"Аның баласына ризык алырга акчасы юк. Аңа каршы мәхкәмә эше кузгатып, җинәятьче итүдән аның акчасы барлыкка килмәячәк. Коляскада яткан әлеге сабыйны күреп, мин анда үземнең улымны күз алдына китерәм. Сез үз улыгыз йә кызыгыз өчен ни эшләр идегез? Өстә форма булса да, без дә кеше. Һәм бу ир кебек үк, мин - әти", дип сөйли офицер журналистларга үз адымы турында. Күзаллавы авыр түгел, Лондон шәһәрчеге полиция офицеры Джастин Роби бүген - герой. Әлеге кебек очрак Америкада да еш була торган хәл түгелдер, чөнки бик ешаеп китсә, мондый әйбер турында язудан, геройлар тудырудан мәгънә калмас иде.

Берничә ел элек язган идем, биредәге бик популяр табигый ризыклар кибетенә кергәч, бер олы яшьтәге апага игътибар иттем. Футболкасы эченә алмамы, авокадомы тыгып йөри. Сатып аласы кеше аны алай эчкә тыкмый бит инде, кулында тота, я кәрҗингә сала. Шунда мин аптыравымны сиздергәч, Аврам борчуларны куып таратырлык фикер әйтте: мондагы кибетләр андый вак-төяккә игътибар итмәскә тырыша. Чөнки урланган әйбер 10 долларлык булса, чыккан тавыш меңнәрчә долларга төшәргә мөмкин. Моның кебек урлашуга күз йома кибетләр. Дөрес, балалар формуласы арзан әйбер түгел, банкасы кимендә 30 доллар тора. Ә менә "Магнит" кибете юылмаслык итеп пычранды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG