Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 12:55

Русия федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан бүлеге 4 февраль Уфада һәм Чишмә районында “Хизб ут-Тәхрир әл-ислами” оешмасы эшчәнлегендә шикләнелгән 31 кеше тоткарланган дип хәбәр итте.

Тоткарланучыларның күпчелеге яшьләр - 30 яшькә тиклем, иң өлкәненә 45 яшь. Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан бүлеге хезмәткәрләре аларның утызының йортларында тентүләр үткәргән. Аларда экстремистик язмаларның федераль исемлегенә кергән тыелган эчтәлекле басмалар, агитация, җиһадка һәм кяферләргә каршы сугышка чакырган язмалар табылган. 21 кеше әлеге вакытта вакытлыча тотыла торган изоляторларга ябылган. Бу хакта иминлек хезмәтенең матбугат үзәге хәбәр итте.

“Хизб ут-Тәхрир әл-ислами” оешмасы эшчәнлеге Русиянең Югары мәхкәмәсе тарафыннан 2003 елда тыелган иде. Башкортстанда беренче тапкыр 2005 елда әлеге оешма эшчәнлегендә гаепләнгән 9 кеше хөкем ителде. Алар террорчылык өчен дип 2,5-8,5 елга ирекләреннән мәхрүм ителде. Бу беренче кулга алынучыларда дүрт шартлаткыч, ике граната, Уфадагы кешеләр күпләп йөргән урыннар төшерелгән карта табылуын хәбәр иткән иделәр.

Икенче тапкыр 2008 елда шундый ук гаепләр өчен 12 кеше хөкем ителде. Монысы Башкортстан тарихында иң күпләп тоткарлану очрагы иде. Алар арасында “Мөселманнар проблемаларын тикшеренү үзәге” башы Рөстәм Латыйпов һәм “Мөселманнар хокукы өчен” оешмасы лидеры Линар Вахитов та бар. Линар Вахитов 2011 елда мөселман хокуларын яклауда каршылыклар булуы турында “Азатлык”ка әңгәмәләр биргән иде. Рөстәм Латыйпов исә экстремистлык өчен инде ике тапкыр утырып чыккан булган. Тоткарланучыларның тагы өчесе шулай ук экстремистлык өчен, өчесе гомум җинаять өчен хөкем ителгән булган. Тоткарланучылар арасында Рөстәм Галләмов, Илгиз Гыймалетдинов, Данис Фәйзрахманов, Радик Әхмәтов, Рәмил Дәвлиев, Руслан Ризванов һәм башкалар бар.

Агымдагы елда әлеге оешма эшчәнлегенә бәйле дүрт кеше кулга алынып, аларның җинаять эшләре Мәскәү төбәге мәхкәмәсенә җибәрелгән иде. Кулга алынучыларның барысы да Башкортстаннан. Алар: Үзбәкстанда туып, Башкортстанда яшәгән Евгений Кулагин, Рәсим Сатаев, Алексей Хәмәдиев һәм Айдар Гарифҗанов. Тикшерүчеләр аларны корал кулланып иҗтимагый-сәяси төзелешне үзгәртергә чакыруда гаепли. Моның өчен 278нче маддәгә ярашлы 20 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итү яный. Әле Уфа һәм Чишмәдә тоткарланучыларга 8 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм булу яный.

Башкортстан хөкүмәтенең конфессияара мөнәсәбәтләр шурасы рәисе Вячеслав Пятков сүзләренә караганда, “Хизб ут-Тәхрир әл-ислами” дини оешма түгел. Алар ислам белән ышыкланып, яшьләрнең башын бутый. Төп максатлары – хөкүмәтләрне бәреп төшереп, ислам монархиясе төзү.

Әлмира Жукова

Әлмира Жукова

Башкортстандагы билгеле хокук яклаучы Әлмира Жукова әлеге эштә иминлек хезмәткәрләренең кануннарны бозып эш итүе күзәтелә дип исәпли:

“Кулга алынучыларга һәм аларның гаиләләренә басым ясала. Бу эшләр, яшерен шаһитлар күрсәтмәсенә ярашлы тикшерелә. Тикшерү ачык түгел. Русиядә хәлифәт төзү бөтенләй тузга язмаган хәл. Шуңа аларны моның өчен гаепләү дөрес түгел дип исәплим”.

Башкортстан парламенты депутаты, Русиянең “Социал солидарлык” фиркасе бүлекчәсе рәисе Илдар Исәнгулов:

“Кайбер сәясәтчеләр берничә дистә елдан Европа, шул исәптән Русия дә ислам дәүләтенә әйләнүе ихтимал дип исәпли. Демография дә шул хакта сөйли. Чөнки Европада төп халык кимүе, ислам динен тотучылар күбәюе күзәтелә. Минем шул чакны күрәсем килә. Бүген битлекләр киеп, автоматлар белән килеп кешеләрнең йортларын тентеп, кулга алып йөрүчеләрнең берничә дистә елдан тезләнеп җомга намазлары укулары да бик мөмкин”.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG