Балалар бакчадан ач кайта дип зарланган ата-аналарны Татарстан мәгариф министрлыгы һәм Казанның мәгариф идарәсе проблема юк дип ышандырды. Узган атнада Казандагы бер балалар бакчасы журналистларны чакырып балаларның төшке ашын күрсәтте. Казан журналистлары ел башында 2015 елга бакчалар өчен әзерләнгән ашамлыклар исемлегендә сөт һәм сөт ризыклары, он һәм чүпрәнең юкка чыгуын ачыклаган иде. Бакчага махсус чакырылган көнне әлеге ризыклар исемлеккә кире кертелгән булган. Ипинең дә күләме арттырылган.
Түрәләр ата-аналарны өйдә балаларга ярамаган азык ашатуда, балаларның бакчага килгәч шуны таләп итүдә гаепләде. Ул арада бакчалар өчен түләүнең кимендә 200-300 сумга артуы да, ризыкларның кимүе дә билгеле. Министрлык бюджетта акча кимүенә карамастан "балаларны ашатырга акча табачакбыз" дип ышандырды. Казан балалар бакчаларының берсендә атнаның бер көнендә иртәнге һәм төшке ашка менә ниләр биргәннәр.