Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:39

Русия, Германия һәм Франция Украина турында документ әзерли


Германия канцлеры Ангела Меркель, Русия президенты Владимир Путин һәм Франция президенты Франсуа Олланд Мәскәүдә очраша. 6 февраль 2015

Германия канцлеры Ангела Меркель, Русия президенты Владимир Путин һәм Франция президенты Франсуа Олланд Мәскәүдә очраша. 6 февраль 2015

Русия, Германия һәм Франция Украинадагы кризисны хәл итүдә Мински килешүләрен тормышка ашыруны күз алдында тоткан уртак документ әзерли. Бу хакта Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков өч җитәкченең очрашуыннан соң хәбәр итте. Очрашу нәтиҗәләре якшәмбедә “норманд форматында” телефон сөйләшүендә ясалачак диде ул.

Песков сүзләренчә, әлеге документка Украина һәм Русия президентларының соңгы тәкъдимнәре кертеләчәк. Документның нечкәлекләре китерелми.

Шимбә кич Германия канцлеры Ангела Меркель һәм Франция президенты Франсуа Олланд Мәскәүгә килеп Путин белән сөйләшүләр үткәрде. Биш сәгать төн уртасына кадәр барган очрашудан соң Меркель белән Олланд бер белдерү дә ясамыйча һава аланына киттеләр. Соңрак өч илнең дә вәкилләре очрашуны “конструктив” дип бәяләде.

Мәскәүгә кадәр Меркель һәм Олланд Киевка барып Украина президенты белән шулай ук биш сәгатьлек очрашу үткәргән иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG