Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 15:22

Кырымтатарларның хәле Русиядәге чынбарлыкны чагылдыра


ATR каналында тентү барган көнне йөзләрчә кырымтатар телевидение бинасы янына җыелып журналистларга теләктәшлек белдерде. 26 гыйнвар 2015

ATR каналында тентү барган көнне йөзләрчә кырымтатар телевидение бинасы янына җыелып журналистларга теләктәшлек белдерде. 26 гыйнвар 2015

Кырымтатарларга төрле яктан басым арта барганда җәмгыятьтәге киеренкелек тә артырга мөмкин.

Кырымтатар мәҗлесе вәкилләренә, дин тотучы мөселманнарга, җир таләп иткән каршылык аланнары активистларына мөгамәлә, аларның өйләрендә һәм мәчет-мәдрәсәләрдә, ATR телевидениесендә булган тентүләр берсе дә кырымтатарларның җирле хакимияткә хөрмәтен арттырмады, кирәсенчә, хакимияткә карата ышаныч кимеде. Экстремизм яки терроризмда шикләнелеп кулга алынучыларның гаебе булганына бер дәлил дә китерелми.

Көч структуралары “җинаятьләрне булдырмау” стилендә эш итә кебек күренә. Аларның Русиянең милли республикаларында мондый тәҗрибәсе бар инде. Кырымда моның өчен нигез бармы соң? Кырым тарихында экстремизм яки терроризм булганы юк. Киеренкелек читтән тыкшынсалар гына була иде. Киресенчә, Кырым иң тыныч төбәкләрнең берсе иде.

Бу юлы басым 2014 елның мартында Кырымга “яшел кешеләр” кергәч башланды. Шул көннән бирле хакимият кырымтатарларны күрә алмас хәлгә килде.

Очраклы хәлме бу, юкмы, әмма кырымтатарларга карата репрессияләр Кырымның беренче җитәкчеләре Чечняга барып, президент Рамзан Кадыйров белән очрашкач көчәйде.

Хакимиятләр куркыту һәм эзәрлекләү сәясәтен активлаштырса да, Мәҗлес абруен халык алдында төшерә алмады. Киресенчә, хөрмәт иткән Мәҗлескә карата шундый мөнәсәбәтне күргән халык берләште. Моңа аларны хакимият этәрде.

Хәлләр тагын да катлауланса бу милләт вәкилләре Кырымда һәм халыкара сәхнәдә үзләрен яклап чыгарга әзер. Моның өчен көрәшне тыныч юллар белән генә алып баруны алга сөргән милли хәрәкәтнең еллар дәвамында туплаган тәҗрибәсе бар.

Кырым хакимиятләре бәлки протест чаралары башлануын көтәдер? Бәлки хакимият үзенең сәяси булдыксызлыгын һәм хаталарын “явыз кырымтатарларга” аударып Мәскәү алдында акланырга телидер? Бу сораулар әлегә җавапсыз кала.

Кырым автономиясе җитәкчелеге әле бер тапкыр да беренче чиратта депортациядән кайткан кырымтатарларның хокукларын торгызыйк дип чыгып әйтмәде. Аның урынына бөтен бер милләтне өркетеп тоту стратегиясе сайланган. Аның бу гамәлләре бер яктан хакимиятнең теләгәнен эшләргә хокукы булуын күрсәтү булса, икенче яктан көндәлек тормышта башка милләт вәкилләренең фикер йөртүенә дә йогынты ясый. Кырымтатарларны эшкә алмас өчен тузга язмаган сәбәпләрнең уйлап табылуы да шуңа дәлил түгелме?

Кайбер ширкәтләр гайре рәсми сөйләшүләр вакытында үзләрендә славян кыяфәтле кешеләрне күрергә теләк белдерә. Кырым Русиягә кергәнче мондый хәлне ишеткәнебез юк иде.

Бүгенге көндә һәр хәбәр секунды-минуты белән дөньяга таралганда, кырымтатарларның хәленә карап Русиянең Кырымдагы чын максатларын фаразлап була.

Аннексиягә бер ел тулыр алдыннан Кырымда башка милләт вәкилләре дә “Русия стандартларыннан” йөз чөерә башлаганда хакимияткә уйланырга сәбәпләр күп. Кырымның Русиягә керүен теләүчеләрнең дә шатлыгы кимегән инде. Кырымтатарларга килгәндә, аларның бу мәсьләгә мөнәсәбәте бер ел элек тә билгеле иде, хәзер дә үзгәрмәде.

Илгиз Шакиров
Акмәчәт, Кырым

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG