Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:31

Русия думасы "Мәгариф турындагы" канунга һиҗапка кагылышлы төзәтмәләр кертмәкче


Мордовиядә мөслимә кызлар яулык бәйләгән өчен мәктәптә даими эзәрлекләнә

Мордовиядә мөслимә кызлар яулык бәйләгән өчен мәктәптә даими эзәрлекләнә

Русия дәүләт думасында "Мәгариф турындагы" канунга мәктәп балалары киеменә таләпләр һәм уку йортларында хиҗап киюне рөхсәт итү яисә тыюны билгеләгән төзәтмәләрне тикшерү өчен түгәрәк өстәл сөйләшүе үткәрү планлаштырыла. Бу хакта думаның мәгариф комитеты рәисе урынбасары Михаил Берулава РИА Новости агентлыгына хәбәр итте.

"Мәгариф турындагы" канунның укучылар киеменә таләпләр билгеләүче өлешенә анык нормалар өстәргә кирәк. Без балаларның кайбер диннәрдә һәм мәдәниятләрдә кабул ителгән кием кию хокукын йә таныйбыз (һәм бу хокукны федераль канунга язып куябыз), яисә моны ачыкча таябыз” диде Берулава.

Берулава сүзләренчә, соңгы вакытта бу мәсьәлә тирәсендә низаглар ешайды. Шушы көннәрдә Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин мәктәпләрдә яулыклы кызларның хокукларын яклауны үтенеп хәтта президент Владимир Путинга мөрәҗәгать итте.

Дәүләт һәм муниципаль уку йортларында дөньяви белем бирелә диелсә дә, әлегә федераль канунда укучыларның киеме фәкать дөньяви булырга тиеш дигән бер сүз дә юк. Бигрәк тә кызларга нинди дә булса баш киеме тыела дип бер җирдә дә әйтелмәгән.

Урыннарда җирле хакимиятләр кабул иткән документларда мәктәп киеме дөньяви булырга тиеш дипбилгеләнә анысы, ләкин бу документлар әлегә федераль нормалар белән ныгытылмаган” диде дума депутаты.

Берулава фикеренчә, бу четерекле мәсьәләдә җәмгыятьтә киңкүләм фикерләшү уздырырга һәм карарны “демократия принциплары таләп иткәнчә, күпчелек фикеренә таянып” кабул итәргә кирәк.

XS
SM
MD
LG