Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә ана телебез турында кызыклы китаплар тәкъдим ителде


Айдар Хәлим (у), Мөхәммәт Миначев, Нәсим Сәхәпов һәм Нурмөхәммәт Хөсәенов очрашу барышында
Айдар Хәлим (у), Мөхәммәт Миначев, Нәсим Сәхәпов һәм Нурмөхәммәт Хөсәенов очрашу барышында

7 февральдә Мәскәүнең татар мәдәни үзәгендә Нәсим Сәхәпов, Нурмөхәммәт Хөсәенов һәм Мөхәммәт Миначевның туган телебезгә кагылышлы китаплары тәкъдим ителде. 8 февральдә үткән чара язучы Айдар Хәлим иҗатына багышланды.

Очрашуда Татарстаннан танылган язучы Айдар Хәлим, язучы, инженер-химик Нәсим Сәхәпов, Башкортстанның Бәләбәй шәһәреннән татар гимназиясе мөдире, зур күләмле фәнни эшен нәшер иткән Нурмөхәммәт Хисамов һәм “Мишәрләрнең топонимик сүзлеге” китабы авторы, "Ватан" фиркасе җитәкчесе Мөхәммәт Миначев катнашты. Очрашуны да ул оештырган иде.

Алдан хәбәр ителгәнчә, ике көнгә билгеләнгән ул очрашуларда язучы Фәүзия Бәйрәмова да катнашырга тиеш иде. Ләкин Мөхәммәт әфәнденең әйтүенә караганда, Фәүзия ханым шартлы сак астында торуы сәбәпле, аңа Мәскәүгә килергә рөхсәт бирмәгәннәр. "Бирегә түгел, Сабага әнисе янына да кайта алмый ул", диде Мөхәммәт әфәнде.

Чарада һәр галим үз китабын тәкъдим итеп, аның язылу тарихы турында сөйләп, китаптагы кайбер фикерләрен дә тыңлаучылар игътибарына җиткерде. Китап тәкъдим итүчеләр төрлесе төрле тарафтан булуга карамастан, Нәсим Сәхәпов – Чаллыдан, Нурмөхәммәт Хөсәенов – Бәләбәйдән, Мөхәммәт Миначев – Мәскәүдән, аларның китапларын бер тема берләштерә дисәк, һич ялгыш булмас. Ул – татар теле темасы.

Мөхәммәт Миначевның китабы Түбән Новгород өлкәсендәге җирле атамаларны анализлауга багышлаган. Автор күп атамаларның төрки атамалар булуына дәлилләр китергән. Топонимика – атамалар, ул телнең генә түгел, халыкның да күрсәткече булып тора, дигән фикерне куәтләп, Миначев Түбән Новгород өлкәсендәге атамаларның мишәр халкыныкы булуына басым ясап, бу халыкның борын-борынгыдан бу җирләрдә яшәвен исбат итәргә омтылган. Китапның кереш сүзендә аның фәнни эшчәнлегенә галимнәр үз фикерләрен әйтсәләр дә, Мөхәммәт әфәнде, "бу китапка төпле фикер әйтердәй галимнәр тапмадым, алар барысы да без бу фәннән белгечләр түгел дип әйтәләр. Казанда да, Мәскәүдә дә Тарих институтларына мөрәҗәгать итеп карадым, ләкин беркем дә китабыма тулы бәя бирергә алынмады", дип зарланды.

Нәсим Сәхапов (с) һәм Нурмөхәммәт Хөсәенов
Нәсим Сәхапов (с) һәм Нурмөхәммәт Хөсәенов

"Мишәрләр тарихы татарлар тарихына караганда да борынгырак икәнлеккә мин бу китабымны язганда инандым. Ул тарих Нух заманнарына кадәр барып җитә, ә татарларныкы XII гасырдан гына башлана. Мин галим булмасам да, бу тема белән кырык елдан артык шөгыльләнәм, шуңа күрә бу китабымны фәнни эш дип атарга нигезем бар. Хәтта “Барбарос” сүзе дә татар сүзе дип, “бар-бар, уз” дигәнне аңлата. Без тел белгечләре түгел, ләкин үзебезнең тарих, телебез тарихы белән чын күңелдән шөгыльләнәбез. Татар темасына кагылган әсәрләргә урыслар рецензия язарга теләмиләр. Ә бит Түбән Новгород шәһәре электән Ибраһим кала дип аталган. Ләкин урыслар аны ишетергә дә теләми", диде Мөхәммәт әфәнде.

Шуңа охшаш фикерне “Этруск һәм итальян телләрендә төрки тамырлар” китабының авторы Нәсим Сәхәпов та белдерде. "Лингвистлар белән табиблар үз өлкәсенә башкаларны кертмәскә тырышалар. Ләкин шундый шәхесләр бар бит. Алар тел белгечләре дә түгел, ләкин аларның эшләре бик нык игътибарга лаек" дип ул язучы, шагыйрь Олжас Сөләймановның “Аз и Я” әсәрен һәм Мурат Аджиның тарихка багышланган әсәрләрен атады. "Алар тарихчы да, тел белгечләре дә түгел, ләкин аларның әсәрләрендә ачышлар бик күп", диде Нәсим әфәнде.

Ләкин аның “инфаркт” сүзендә дә төрки нигез ята, үлем бу кешегә “фарт” килгән, тиз үлгәнне белдерә дигән сүзләреннән соң очрашуга килүчеләр сагаеп калдылар. Инглиз теленнән тәрҗемәче булып эшләүче, очрашуга килгән Рафаэль Исланов Нәсим Сәхәповның итальян телен белмәвен дә аңлап алгач, “Юкны сөйләмәгез, һәр телнең төбендә санскрит ята, сез надан кешеләр!” дип кычкырды.

Нурмөхәммәт Хөсәенов
Нурмөхәммәт Хөсәенов

Бәхәсләр булса да, халык очрашудан китәргә ашыкмады. Бигрәк тә Нурмөхәммәт Хөсәеновны игътибар белән тыңладылар. "Аның аңлатмалары мантыйкка туры килә", диделәр. Вак хәрефләр белән язылган 635 биттән торган китапка бик күп мәгълүмат тупланган. “Рус теленең төрки нигезләре сүзлеге” Уфада 2012 елда ук нәшер ителгән булган. Сүзлек бик кызыклы язылган. Рус сүзләренең ясалышында татар нигезе булганлыкны автор гаҗәеп аңлаешлы итеп күрсәткән. Бу китап инде бишенче басма булып чыкты.

"Без алга таба герман-роман телләре нигезендә дә төрки нигез булганлыкны аңлата торган сүзлек өстендә эшлибез. Төрки телләрне өйрәнүдә күп көч керткән алман галимнәренә һәйкәл куярга кирәк", диде Нурмөхәммәт әфәнде. Ул шулай ук "Америка индеецларының Алтай-Саян якларыннан күчеп киткән милләтләр булуына да исбатлау бар" дип галим Әбрар Кәлимуллин тикшерүләрен искә алды. "Ләкин безне бу өлкәгә кертмәскә тырышалар. Чөнки алар “Башта сүз булган, ул сүз Алланыкы булган, сез монда тыгылырга тиеш түгел дип белдерәләр. Нигә минем китап турында язмыйсыз? дип сорагач, сез бит моның белән генә тукталып калмаячаксыз, безне мәсхәрә итәчәксез дип әйтәләр. Хәтта алман галимнәре дә “Мы все немного турки” - “Без аз булса да төрекләр” дип яза. Ләкин алман теленең асылын белү өчен гарәп телен белергә кирәк", дип саный Нурмөхәммәт әфәнде.

“Нигә бу эшкә алындыгыз, сез бит мәктәп мөдире, тарих укытучысы, эшегез болай да баштан ашкан, сезнең проблемалар болай да күп”, дигән сорауга Нурмөхәммәт әфәнде: “Үлгәч тәмугта янмас өчен язам бу китапларны. Аллаһы тәгалә әйтер, без сиңа гыйлем бирдек, ә син шуны дөрес кулланмадың дияр”, дип җавап бирде. Казанда бу китапка карата уңай фикерләр әйтелгән язмалар басылып чыккан. Хәтта бу эшне тулы бер институт эшләү мөмкинлеге булган хезмәткә тиңләгәннәр.

Язучы Айдар Хәлим
Язучы Айдар Хәлим

Ике көнгә билгеләнгән бу очрашуларның беренче көне галимнәрнең үз китапларын тәкъдим итүгә багышланса, якшәмбе көнге очрашу тулысы белән Айдар Хәлим иҗатына багышланган иде. Ул укучылар игътибарына күптән түгел дөнья күргән берничә китабын тәкъдим итте. Алар арасында бик күләмле "Милләт хатлары", "Безнең кызлар" исемендәге шагыйрьнең мәхәббәт шигырьләре тупланган китабы һәм балалар өчен язылган "Тал баласы Талхаветдин" китабы тәкъдим ителде.

Очрашуда Мәскәү татарлары өчен кызыклы булган тагы бер тема турында әйтәсе килә. Ул оешмадан аерым чыгыш ясаучылар булмаса да, “Болгар” оешмасы Мәскәүдә әле һаман да эшләп килә икән. Шул оешма җитәкчесе урынбасары Нурәхмәт Якупов: "Без элекке вакытлардагы кебек Измайлов паркында атна саен татарлар җыела торган урынны яңадан торгызу турында эшчәнлек алып барабыз. Парк җитәкчесе белән сөйләшүләр булды. Алар каршы түгел, бары тик татар оешмалары җитәкчеләреннән имзалар гына таләп итәләр. Барлык оешмалар бик теләп катнаша, киләсе җәйгә Измайлов паркында атна саен яшьләр җыелышып, уеннар, көрәшләр, җыр-биюле татар концертлары уздырырга урын булачак дип өметләнәбез", диде.

XS
SM
MD
LG