Accessibility links

Кайнар хәбәр

Донбасста тәүлек эчендә Украинаның 9 хәрбие һәлак булган, 26 яраланган


Украина хәрбиләре Дебальцевода. 6 февраль 2015
Украина хәрбиләре Дебальцевода. 6 февраль 2015

Донбасста узган тәүлектә Украинаның тугыз хәрбие һәлак булган, 26 хәрби яраланган. Бу хакта Украина хәрби җитәкчелеге вәкиле Владислав Селезнев белдерә.

Аның сүзләренчә, Дебальцево шәһәре тирәсендә сугышлар дәвам итә. Тәүлек эчендә Русия яклы сепаратистлар 30 авыл һәм шәһәрдәге Украина хәрбиләре ныгытмаларын кимендә йөз тапкыр утка тоткан. Дебальцево, Авдеевка авылларында җиде тыныч кеше һәлак булган, өч кеше яраланган.

Дүшәмбегә каршы төндә Донецкида көчле шартлау булды. Сепаратистлар берничә кешенең яралануын әйтә. "ДНР" Украина хәрбиләре атканга шартлау булды дип, ә Украинаның "Азов" полкы матбугат үзәге сепаратистларның корал саклагычы шартлаганын белдерә.

XS
SM
MD
LG