Accessibility links

Кайнар хәбәр

Брюссельдә русияләргә чикләүләрнең яңа исемлеге хупланды


Европа Берлеге әләме
Европа Берлеге әләме

Европа Берлегенең тышкы эшләр министрлары Брюссельдә очрашуда Русия ватандашларына һәм Донбасста сугышучы сепаратистларга карата киңәйтелгән яңа чикләүләр исемлеген хуплады. Бу чикләүләрне кертү 16 февральгә кадәр кичектерелгән.

Reuters, Франция тышкы эшләр министры Лоран Фабиус белдерүенә таянып, кичектерү тыныч юл белән низагны җайлауга комачауламасын өчен кабул ителгән дип белдерә. Фабиус сүзләренчә, вазгыятьнең кайсы якка үзгәрүе Минскида Франция, Германия һәм Русия җитәкчеләре очрашуыннан торачак.

Чикләүләр исемлегенә кергән Русия ватандашларына виза бирелми, аларның чит илләрдәге хисаплары туңдырыла.

Көнбатыш илләрнең җитәкчеләре Русия хакимиятен Украинаның көнчыгышында низаг чыгаруда, сепаратистларга ярдәм итүдә, анда Русия гаскәрләре булуда гаепли. Мәскәү бу гаепләүләрне кире кага.

XS
SM
MD
LG