Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татмедиа" утырышыннан соң уйланулар


"Татмедиа" коллегиясе. Татарстан президенты идарәсе башлыгы Әсгать Сәфәров (с), "Татмедиа" җитәкчесе Айрат Зарипов һәм Татарстан журналистлар берлеге рәисәсе Римма Ратникова. 9 февраль 2015
"Татмедиа" коллегиясе. Татарстан президенты идарәсе башлыгы Әсгать Сәфәров (с), "Татмедиа" җитәкчесе Айрат Зарипов һәм Татарстан журналистлар берлеге рәисәсе Римма Ратникова. 9 февраль 2015

"Ватаным Татарстан" мөхәррире Миңназыйм Сәфәров "Татмедиа" коллегиясендә татарча чыгыш булмауга борчыла, ниһаять хөкүмәтнең татар китабын тарату, сату челтәренең юкка чыгуын, ТНВда тулы канлы тапшырулар кирәклеген аңлавына куана. "Мәгариф" журналы мөхәррире Илдар Миргалимов утырыштагы чыгышлар "бетәбез, үләбез" дигән кәеф белән түгел, ә "ярый эшләп карыйбыз" дигән фикердә узуын әйтә.

9 февраль, дүшәмбе көнне "Татмедиа"нең еллык коллегиясе узды. Татарстанда 1143 мәгълумат чарасының 161-е татарча газетлар, 52-се татар журналы дип белдерелсә дә, республикадагы ике дәүләт теленең берсе татар теле булса да, татарча чыгыш ясаучы булмады. Бу җыелешта чыгыш ясаган ТНВ җитәчесе Илшат Әминов республикадагы барлык телевидение тапшыруларының бары тик 15%ның гына татарча булуын әйтеп узды.

"Ватаным Татарстан" газеты мөхәррире Миңназыйм Сәфәров та коллегиядә татарча чыгыш булмауга борчыла хөкүмәтнең татар китабын тарату һәм сату челтәренең юкка чыгуын, ТНВда тулы канлы тапшырулар кирәклеген ниһаять аңлавына куана.

"Бу коллегия вакытында һәр елдагыча мәгълүмат чараларының бөтен төр эшчәнлегенә дә нәтиҗә ясалды. Мин үзем сүзне басма матбугаттан башлауларына сөендем. Татар юрап китерер дигәндәй, басма матбугатның көннәре санаулы дип, Русия почтасында да, төрле дәүләт оешмаларында да безгә ясин чыгарга әзер кешеләр җитәрлек. Бу җыелышта "басма матбугат булды һәм булачак" дип бастырып әйтелү күңелемә сары май булып ятты. Аллага шөкер, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда тиражларыбыз ким-хур булырлык түгел.

Миңназыйм Сәфәров
Миңназыйм Сәфәров

Җыелышта сүз Татарстан китап нәшрияты, китапларны сату турында да барды. Мин моңа сөенеп утырдым. Хөкүмәт ниһаять китап таратуда безнең кибетләребез булмауны таныды. Билгеле булганча, аларны заманында бетердек. Киләчәктә ул кибетләрне барлау, булмаган урыннанда китапханәләрдә китаплар сату өчен эш башланырга тиеш дип аңладым мин. Китапны укырга өйрәтергә кирәк. Бу хакта "Татмедиа" коллегиясендә чыгыш ясаган Татарстан журналистлар берлеге җитәкчесе Римма Ратникова да әйтте. "Укымыйлар, алмыйлар – бетәбез", дип әйтү бик җиңел. Әмма китапны укыту, газет-журналларны алдыру шартларын булдыру, миңа калса, хөкүмәт дәрәҗәсендә хәл ителергә тиеш.

Телевидениегә килгәндә дә, һәркемнең үзенчә тапшыру әзерләргә маташуы, бер-берсен кабатлаулары – хөкүмәттәгеләрне дә, тамашачыны да канәгатьләндерми дип аңларга кирәк. ТНВ җитәкчесе Илшат Әминов бу җыелышта сыйфатлы тапшырулар әзерләү турында сүз алып барды. Моның өчен матди-техник җирлек тә кирәк. Татар тапшыруы дип кенә ике кешенең чыгып сөйләшеп утыруы, яки интервью алып һаман бер сүзне туглау – әле ул сыйфатлы тапшыру дигән сүз түгел. Мин бу өлкәдә дә боз кузгалырга тора дип уйлыйм.

"Татмедиа" коллегиясендә бер генә татарча чыгыш булмау күңелемә тиде, чөнки без татар теле турында, татарча тапшырулар турында сүз алып барабыз. Татарча тапшырулар турында сөйләгәндә, ничек инде, татарча сөйләүче булмаска тиеш? Булырга тиеш! Ул техник, тел белән турыдан-туры эш итмәүче министрлыкларда да соңгы вакытта бер кешенең татарча сөйләве гадәти хәлгә әйләнеп бара. Татарча чыгышларга килгәндә, безнең җитәкчелек тарафыннан да "булырга тиеш" дигән күрсәтмә бар дип уйлыйм мин. Ләкин, ни кызганыч, "Татмедиа"да татарча чыгыш булмады", ди Сәфәров.

“Мәгариф” журналы баш мөхәррире Илдар Миргалимов бүгенге коллегия утырышы узганнары белән чагыштырганда кыска булды һәм күбрәк мәгълүмат чараларының гомуми торышына басым ясалды дип саный.

“Уйланулар инде коллегия утырышына кадәр үк башланган иде, чөнки безне кризис көтә һәм авыр ел булачак дип кисәтеп барысына да әзер булырга куштылар. Шуңа без үзебезчә итәкләрне җыябыз планнар корабыз. Әгәр бер урында торсаң син артта каласың. Тырышырга-тырмашырга кирәк, шуңа күрә без алга төзелгән планнарда прогресстан баш тартмыйбыз. Барыбер үзебезчә яңа проектлар булдырырга тырышабыз.

Бүгенге коллегия шул ук вакытта безгә өметле хәбәрләр дә бирде, чөнки президент идарәсе җитәкчесе Әсхәт Сәфәров үз чыгышында әлегә мәгълүмат чаралары тармагын финанслауны киметү карары кабул ителмәгәнен әйтте. Президент әлегә уйлана ди һәм хәзергә элеккечә финанслау барачагын белдерде.

Илдар Миргалимов
Илдар Миргалимов

Шәхсән мин моны яхшыга юрыйм, чөнки быел шактый җаваплы чаралар көтелә. Ул җиңүнең 70 еллыгы, Казанда үтәчәк су спорты дөнья чемпионаты, шуның белән бергә Татарстан дәүләтчелегенә караган чаралардан ТАССР төзелүе юбилее һәм президент сайлаулар. Бик җаваплы чаралар һәм мәгълүмат чараларына шактый гына эш артачак һәм аны финанслаудан башка гына эшләп чыгу авыр булыр дип уйлыйм. Шуңа җитәкчелек финанслауны киметмәү чараларын эзли дип аңладым.

Гомумән алганда, бүгенге коллегия башкаларга караганда кыскарак булды. Анда барлыгы өч-дүрт чыгыш кына иде. Анда басма матбугат чаралары турында сүз әз булды, күбрәк телевидениегә һәм мәгълүмат чараларының вазгыяте, гомуми торышы турында чыгышлар каралган иде. Алар тыйнак кына, сабыр гына, ягъни "бетәбез, үләбез" дигән кәеф белән түгел, ә “ярар барыбер эшләп карыйбыз” дигән фикер белән сугарылган иде", ди ул.

XS
SM
MD
LG