Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:46

Татарстан туризм өлкәсендә Кытай һәм читтәге татарларга өмет итә


Татарстанда туризм өлкәсе 2014 елда 16%ка ускән, президент 50%ка үстерү бурычын куйды. Туризм комитетының еллык утырышында чыгыш ясап ул халыкны Татарстанда ял итәргә өндәде.

Әйтерсең, туризм өлкәсенә, ширкәтләргә, кунакханәләргә кризис тәэсир ясамаган. Еллык утырыш гел позитив рухта үтте, мәсәлән, банкротка чыгып ничә ширкәт, ничә кунакханә, ничә ресторанның ябылуы хакында саннары яңгырамады. Чара үзе дә кыенлыкларны оныттыручы шактый купшы "Ривьера" кунакханә-куңел ачу комплексында үтте.

Утырышта туризмны багучы федераль комитет башлыгы, Татарстан президенты, бу өлкәне җайга салучы төрле тармак түрәләре, туристик ширкәтләр, кунакханә, ресторан хуҗалары катнашты.

Сергей Иванов чыгыш ясый

Сергей Иванов чыгыш ясый

​Төп чыгышны комитет рәисе Сергей Иванов ясады. Аның әйтүенә караганда, Универсиада елыннан соң, 2014 елда Татарстанга 2,5 миллион турист килгән, бу 2013 ел белән чагыштырганда 16,3% күбрәк. Соңыннан җавап сүзендә җыелышта катнашкан Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, без керткән акчага күрә сезнең үсеш 50% булырга тиеш һәм 2,5 миллион ярым килүче аз, дип йөмшак кына шелтә белдерде.

Зөя утравына оештырылган сәфәрләр 2014 елда 68% артып, 182 меңгә җиткән һәм Болгарга 48% артып 285 меңгә җиткән диелә туризм комитетының рәсми хисабында. Шулай ук 359 төрле дәрәҗәдәге тору-урнашу урыннарына өстәп үткән ел тагын уникесе ачылган. Шул ук вакытта аларның яртысы диярлек буш тора. Шул ук рәсми хисапка караганда, Универсиада елында кунакханәләрдәге урыннар ел буена уртача 60% тулы булса, 2014 елда бу сан 47% булган.

Игътибар үзәгендә Кытай

Үткән елда туризм комитеты Татарстан җитәкчелеге белән бергә аеруча Кытай белән араларны якынайтып йөргән. Мәсәлән, түрәләр Русия рәсми төркеме кысаларында Тайбей, Пекин, Шанхайдагы күргәзмәләргә барганнар. Республикага ике тапкыр турлар оештыручы Кытай һәм бу ил белән эшләүче Русия туристик ширкәтләрен чакырганнар, рәсми килешүләр төзегәннәр.

Аларга туристларны җәлеп итәрлек мисал итеп Зөя утравын, Болгар тыюлыгын, Владимир Ульянов-Ленин белән бәйле урыннарны күрсәткәннәр. Шулай итеп, Мәскәү-Петебур-Казан дигән яңа тур кысаларында быел беренче төркемнәр килә башларга тиеш. "Ә киләчәктә дистә мең Кытай туристы киләчәк", дип белдерде соңыннан матбугат очрашуында комитет башлыгы Сергей Иванов.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов күбрәк турист җәлеп итәргә чакыра, 9 февраль, 2015 ел, Казан.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов күбрәк турист җәлеп итәргә чакыра, 9 февраль, 2015 ел, Казан.

Президент Рөстәм Миңнеханов исә үз чиратында туризм тармагында эшләүчеләргә кытай телен өйрәнергә киңәш итте. Залда елмаюларны күреп, "чыннап әйтәм, кытайлар инглизчә өйрәнмәячәк," дип өстәде ул.

Татарстанга килгән туристларның чыгышы ягыннан беренче урында Русия тора һәм киләчәктә дә җирле түрәләр чит илгә чыгарга акчалары булмаган үз ватандашларына өмет итә. Шул ук вакытта чит ил туристларын да бик көтәләр. Матбугат очрашуында туризм комитеты башлыгы Сергей Иванов: "Кытайдан кала, Төркия, визасыз йөрү килешүләре булган Малайзия, Индонезия, бәлкем Якын Көнчыгыш илләреннән килүчеләр саны артуы көтелә, Германия шул дәрәҗәдә калыр, әмма Британиядән килүчеләр саны кимүен фаразлыйбыз", диде.

2015 елга планнар турында сөйләгәндә Иванов читтәге ватандашларны җәлеп итү, милли-мәдәни мохтариятләр белән эшчәнлекне активрак алып барырга кирәк, махсус программа булачак, дип белдерде. Соңыннан, хәбәрчеләр тулырак мәгълүмат сорагач, ул: "Бөтендөнья татар конгрессы белән килешеп, алар аша читтәге татарларга мөрәҗәгать итеп, алар өчен махсус программа тәгаенләнергә тиеш", диде.

Читтәге татарларны җәлеп итәрлек мөмкинлекләр бездә шактый бар, диде Азатлыкка Татарстандагы туристик агентлыклар берләшмәсе башлыгы Рамил Мифтахов. "Чит илләрдә яшәүче милләттәшләрдән игътибар барлыгын сизәбез, бездә юллары да, кунакханәсе дә, рестораны да, барысы да бар, уңышлы эшләп килә, әмма алар белеп кенә бетермиләр", диде ул. Туризм комитетының рәсми хисабында иң популяр һәм туристик тупланмаларга кертелгән сәяхәтләр исемлегенә Тәтештә "Кечкенә һәм зур калалар тарихы", КамаТамагы районында балык тоту, Югары Осланда экология, Лаешта һәм Питрәчтә атлар фермасына бару, Яуширмәдә страуслар фермасы, Арчада "Кыш бабайда кунакта" кебек турлар бар.

Рәсми сәхифәдә татар рухы булырмы?

Татарстанның туризм комитеты утырышы материаллары

Татарстанның туризм комитеты утырышы материаллары

Читтәге татарларны һәм башка милләт вәкилләрен җәлеп итәр өчен республиканы танытучы рәсми туристик интернет портал эшләп яталар икән. Аны туризм комитеты белән бергә бәйгедә сайлап алынган бер ширкәт эшли. Еллык утырышта аның өлгесен тәкъдим иттеләр. "Якынча бер айдан анда, татарча, инглизчә дә мәгълүмат балачак, бөтен бүлекләренә мәгълүмат урнаштырылачак", дип ышандырды туристик сәхифә өстендә эшләүче It`s ширкәте башлыгы Артур Бәширов.

Журналистлар барыбер кризис шаукымы хакында аз-маз мәгълүматны белә алды. Саннарны туристик ширкәтләр берләшмәсе җитәкчесе Рамил Мифтахов китерде. Аның әйтүенчә, "эчке туризм белән шөгыльләнүче ширкәтләр саны 3-4 тапкырга арткан. Әйтик, элек алар 12 генә булса, хәзер 69. Тора бара, тагын да артуын фаразларга була, чөнки саннар беренче квартал беткәч кенә төгәен билгеле булачак", диде ул. Хәзерге вакытта Татарстанда барлыгы 800 артык туристик ширкәт эшли. "Аларга кризис шартларында исән калу өчен фикерләүне үзгәртеп, киләчәк турында ныклап уйланырга туры киләчәк", дип аңлатты Мифтахов.

Еллык утырышта катнашкан барлык җитәкчеләр, иң мөһиме, туристларга яхшы итеп хезмәт күрсәтергә чакырды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG