Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гаиләсе Әхтәм Чийгозның кайда икәнен биш көн белә алмый


Әхтәм Чийгоз
Әхтәм Чийгоз

Акмәчеттә кулга алынган Кырымтатар мәҗлесе рәисе урынбасары Әхтәм Чийгозның җәмәгате Эльмира Әбләлимова адвокаттан ирен табуны үтенгән. Хокук саклаучылар биш көн инде Чийгозның кайда икәнен әйтми. Әбләлимова Чийгоз Акмәчеттә булырга тиеш дип белдерә.

Сишәмбе адвокат Чийгозның кайда икәнен белү өчен тикшерүче янына барган, әмма аның белән очраша алмаган. Әбләлимова биш көн инде Чийгоз ач һәм тәмәкесез дип борчылу белдерә. Сәламтәлегенә зыян килергә мөмкин дип тә әйтә.

Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров фикеренчә, Чийгоз тикшерү барганда ябып тору изоляторында һәм аның рухын сындырырга тырышалар.

Әхтәм Чийгозны 29 гыйнварда Акмәчеттә тоткарладылар.

XS
SM
MD
LG