Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда укучылар аз булган мәктәпләр ябылырга мөмкин


Әгерҗе районының Салагыш мәктәбе укучылары
Әгерҗе районының Салагыш мәктәбе укучылары

"Татарстанда укучылар саны 80нән ким булган урта мәктәпләр калмаска тиеш", дип белдерә Татарстан фән һәм мәгариф министры Энгел Фәттахов. Ул бу хакта "Татарстанда урта белем бирүне камилләштерү"гә багышланган республиканың Иминлек шурасы утырышында белдерде. Җыелышта президент Рөстәм Миңнеханов та министрның бу тәкъдимен хуплады.

Фәттахов сүзләренчә, балалар саны аз булган мәктәпләргә яшь белгечләрне чакырып эшләтеп булмый, укучылар арасында да көндәшлек юк, һөнәри белем бирү дә каралмаган. Утырышта БДИ тапшырганда балалар саны аз булган мәктәпләрнең югары күрсәткечкә ирешә алмавы да әйтелде.

Бүген республикада 1403 урта мәктәп бар, аның 244-ндә балалар саны җитәрлек түгел.

2013 елның язында оптимизация сәбәпле Әгерже районындагы балалар саны аз булган мәктәпләрне ябарга теләгән иделәр. Ул вакытта Салагыш халкы каршы булганга төрле оешмаларга, республика җитәкчелегенә хатлар язганга, Салагыш, Исәнбай, Девятерня, Иж-Бубый, Тәбәрле татар мәктәпләрен һәм шулай ук мари авылларындагы Кулигаш һәм Кәдрәк мәктәпләрен саклап калганнар иде.

XS
SM
MD
LG