Accessibility links

Кайнар хәбәр

Краматорски шәһәренә ут ачуда 7 кеше һәлак булган, 16 кеше яраланган


Краматорскига килеп төшкән снаряд
Краматорскига килеп төшкән снаряд

Донецки өлкәсендәге Краматорски шәһәренә ут ачып анда яшәүче җиде кеше һәлак булган, 16 кеше яраланган. Бу хакта шәһәр хакимияте белдерә. Киев "ДНР" сепаратистларын ут ачуда гаепли.

Украина хәрби җитәкчелеге, сепаратистлар реактив җайланмалардан Краматорскидагы хәрбиләрнең ныгытмаларына аткан, әмма шәһәрнең башка өлеше дә ут астына эләккән дип белдерә. Украина президенты киңәшчесе Юрий Бирюков сүзләренчә, ике хәрби һәлак булган, тугыз хәрби яраланган.

"ДНР" вәкилләре Краматорскига атмадык, әлеге хәлне провокация дип белдерә.

XS
SM
MD
LG