Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:37

Чаллыда Русия асаба халыклар берләшмәсенең икенче корылтае узды


Чаллыда узган Русия асаба халыклар ассоциациясенең II корылтаенда оешмага Мари иле, Бурятия республикасыннан вәкилләр кабул ителде. Милли хәрәкәт вәкилләрен эзәрлекләүләргә каршылык күрсәтү, президент атамаларын саклап калу турында да сөйләшү булды.

Корылтайда “Алтын урда” татар патриотлары фронты” рәисе Данис Сәфәргали, “Азатлык” татар яшьләре берлегенең Чаллы бүлеге рәисе Илмир Салих, шушы ук оешма вәкиле Булат Гатин, Башкортстандагы “Күк бүре” хокук яклау хәрәкәтенең башкорт шурасы рәисе Азат Сәлмәнов, әлеге шура вәкиле Альберт Байбулдин, башкорт Аксакаллары шурасы сәркатибе Рамилә Сәитова, “Иреклек” чуаш милли-яңарыш җәмгыяте рәисе Дмитрий Степанов, Мари иле Аксакаллар шурасы (Он Кангаш) рәисе Виталий Танаков катнашты.

Корылтайның беркетмәсе буенча һәм Чаллы “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Илмир Салих белән булган сөйләшү барышында шушы чарада “Русия асаба халыклар ассоциациясенә Мари иле Аксакаллар шурасы, “Буряадсоел” (Бурят мәдәнияте) оешмалары кабул ителүе турында да әйтелде. Шушы вакыйгалардан соң Корылтайда төп, җирле халыкларны берләштергән ассоциация вәкилләренә, хокук яклаучыларына карата басымның арта баруы билгеләп үтелде. Шул нисбәттән Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашаповка карата җинаять эше ачылуы, Виталий Танаковка административ эш кузгатылуы, Данис Сәфәргалине канунсыз эштән куу очраклары турында әйтелде. Җирле халыкларны яклаучыларга карата барган басым турында Русия генераль прокуратурасына, кеше хокуклары буена Русия президенты каршындагы шурага шикаять юллау турында килешенде.

Илмир Салих белән булган әңгәмә барышында ул урыс булмаган халыкларның үз хокукларын яклау юнәлешендә басымның зур булуын ассызыклады. Шулай ук президент атамасын саклап калу буенча да фикерләрен җиткерде.

“Президент атамасы турында инде сүзләр күп кубарылды. Русия төбәкләре арасында президент атамасы әлегә Татарстанда гына калдырылды. Башка милләт вәкилләре шушы исемнең бездә генә калуына ак көнләшү белән карыйлар. Әмма бу көнләшү 2016 елга кадәр генә булырга мөмкин. Әмма без республика башлыгын ничек атауны халык үзе хәл итәргә тиеш дигән фикерне алга сөрәбез.

Корылтайда милли мәгариф торышы буенча да сүзләр алып бардык. Русиядә 2013 елда кабул ителгән кануннарда имтиханнарны милли телдә бирү мөмкинлеге каралмаган. Менә монысы инде Русиянең үзенең һәм республикалар Конституияләренә, кануннарына каршы килә”, диде Илмир Салих. Аның сүзләренчә, җирле халыклар ассоциациясенең беренчесе корылтае Арчада узса, икенчесе Чаллыда узды. Алдагы Корылтай башка төбәктә узачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG