Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиялеләр хөкүмәттән канәгать түгел, әмма аны үзгәртүгә каршы


Фикер белешү Русиядә бик күпләрнең хөкүмәттән канәгать булмаса да, аны алыштырырга теләмәвен күрсәтә. Көнбатыштан ерагаю, мөселманнарга якынаю тарафдарлары арта.

Русия халкының яртысы илдә киеренкелек артуны сизә. Левада фикер белешү үзәге үткәргән яңа бер тикшеренүгә караганда, киеренкелек артуны сизүчеләрнең 74 проценты аны беренче чиратта икътисади проблемнар һәм 42 проценты халыкара вазгыятьнең кискенләшүе, 19 проценты милли проблемнар белән бәйли.

Русиялеләр илгә янаган иң зур куркынычлар арасында бәяләр артуны (54 процент) һәм икътисади кризисны (49 процент) атый.

Шул ук вакытта Леваданың башка бер тикшеренүе Русия халкының 46 проценты хөкүмәт ил алдында торган проблемнарны хәл итә алмый, 57 проценты хөкүмәт ил халкы алдындагы социаль йөкләмәләрен үти алмый дип исәпләсә дә, хөкүмәтне алыштырырга теләүчеләрнең кимүен күрсәтә. 2013 елның апрелендә уздырылган шундый тикшеренүдә катнашканнарның 39 проценты хөкүмәтне алыштырырга теләгән булса, узган айда андый караш белдерүчеләр 28 процентка калган.

Элегрәк Левада Русиядә Көнбатышка тискәре караучылар санының узган бер елда бик нык артып соңгы 25 елдагы иң югары ноктасына җитүен белдергән иде. АКШ белән Русия арасындагы мөнәсәбәтләрне "дошманнарча" дип бәяләүчеләр 2014 елның гыйнварындагы белән чагыштырганда ун мәртәбә арткан. Былтыр алай уйлаучылар 4 процент булса, хәзер алар 42 процентка җиткән. Европа Берлеге белән мөнәсәбәтләрне "дошманнарча" дип бәяләүчеләр былтыр бер генә процент булса, хәзер 24 процентка җиткән.

Русиялеләрнең 81 проценты Кушма Штатларга тискәре карашта. Былтыр андый фикердәгеләр 44 процент булган. Европа Берлегенә тискәре караштагылар да былтыргы 34 проценттан ике мәртәбә артып 71 процентка җиткән. Бер ел элек, әле ул чактагы президент Виктор Янукович качып китәргә өлгермәгән гыйнвар аенда Украинага русиялеләрнең 26 проценты тискәре караган булса, хәзер тиксәре караштагылар 64 процентка җиткән. Ә Украина-Русия мөнәсәбәтләрен "дошманнарча" дип бәяләүчеләр бер ел эчендә 2 проценттан 48 процентка кадәр арткан (24 мәртәбә).

Беларус һәм Кытайга тискәре караштагылар үзгәрешсез 11 һәм 8 процент булып калган. Израильгә мөнәсәбәт бераз яхшырган – тикәре караучылар былтыргы 21 проценттан бераз кимеп 17 процентка калган.

Тискәре караштагы русиялеләр проценты
Тискәре караштагы русиялеләр проценты

Левада Русиянең Көнбатыш һәм ислам дөньясы белән нинди мөнәсәбәтләр корырга тиешлеге турында да сорау биргән. Бу сорауларга җавап бирүчеләрнең 40 проценты (былтыр 61 процент) Көнбатыш белән якынаерга, 36 проценты (былтыр 24 процент) читләшергә чакыра. Ә менә мөселман дөнясы белән якынаю тарафдарлары бераз арткан. 2013 елның маенда 52 процент якынаю яклы булса, хәзер алар 56 процентка җиткән. Мөселманнардан читләшү тарафдарлары исә 30 проценттан шактый кимеп 18 процентка калган. 26 процент бу сорауга ничек җавап бирергә белмәгән.

"Русия аякка баса" дигән сүзләрне еш ишетергә туры килсә дә, Левада тикшеренүе Русиянең тәэсирле илләр белән бер дәрәҗәгә күтәрелүенә ышанучыларның кимүен күрсәтә. 2011 елда андый дәрәрәҗәгә күтәрелүгә ышанучылар саны 33 процент булса, хәзер 27 процентка калган.

Сәясәт белгече Дмитрий Орлов русиялеләрнең фикере шулай үзгәрүне Украинадагы хәлләр, АКШ һәм Европа Берлегенең аларга тәэсире, сугыш өчен Көнбатышны гаепләүче информацион кампания белән бәйләп аңлата.

Элекке фикер белешүләр дә Кремль контролендәге телевидениенең ни сөйләвенә карап Русия халкының фикере бик тиз үзгәрүен күрсәткән иде. 2013 елда шул ук Левада тикшеренүендә катнашканнар Русиянең иң якын дуслары исемлегендә Украинаны дүртенче урынга куйды. Ә Грузия ул чакта АКШтан кала икенче иң яман дошман ил дип аталды.

Шул ук вакытта элегрәк башка илләрдә уздырылган фикер белешүләр дөньяда Русиягә һәм аның тәэсиренә карата тискәре мөнәсәбәттәгеләрнең дә артуын күрсәтте.

2014 елгы фикер белешү нәтиҗәләре

XS
SM
MD
LG