Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 06:58

Башкортстанда парашют спорты ярышы үтте


Башкортстанда парашют спорты буенча ачык чемпионат үтте. Павловка сусаклагычы янындагы ял үзәгенә республикадан һәм күрше төбәкләрдән 23 көчле спортчы килде. Көн буранлап торуга карамастан, очкыч һавага күтәрелде. Спортчылар соңгы әзерлектән соң аска таба сикерде. Ярышларың төп шарты – спортчылар билгеләнгән урынга төшәргә тиеш иде. Әмма җил көсле булгангамы, башка сәбәпләр аркасындамы тәгаен урынга тик берничә кеше генә төшә алды.

XS
SM
MD
LG