Accessibility links

Дебальцево шәһәре тирәсендә 19 украин хәрбие һәлак булган


Дебальцево тирәсендә Украина хәрбиләре. 10 февраль 2015
Дебальцево тирәсендә Украина хәрбиләре. 10 февраль 2015

Гыйнвар ахырыннан бирле сугыш дәвам иткән Донецки өлкәсенең Дебальцево шәһәре тирәсендә узган тәүлектә 19 украин хәрбие һәлак булган, 78 хәрби яраланган.

Бу хакта Украина хәрби җитәкчелеге вәкиле Владислав Селезнев белдерде. Аның сүзләренчә, Русия яклы сепаратистлар 204 хәрбине әсир итеп тота.

Украина көнчыгышында махсус операция матбугат үзәге мәгълүматларына күрә, чәршәмбегә каршы төндә сепаратистлар 27 тапкыр Украина хәрбиләренең ныгытмаларына ут ачкан. Украина хәрбиләре җавап итеп арттиллериядән аткан.

Гыйнвар уртасында сепаратистлар һөҗүм итеп Донецки һава аланын яулап алгач, Украина көнчыгышында хәрби низаг көчәйде. Хәзерге вакытта Дебальцево шәһәре өчен каты сугышлар бара. Сепаратистлар андагы Украина көчләрен камап алырга омтыла.

XS
SM
MD
LG