Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 19:07

Украина президенты Петр Порошенко Минскидагы саммитта яхшы хәбәрләр булмавын әйтте. Русия мөмкин булмас шартлар куя, дип өстәде ул. Шулай да аның сүзләренчә, әле килешеп булыр дигән өмете саклана.

Элегрәк очрашу тәмамланган дип хәбәр ителүгә карамастан, анда катнашучылар кире утырышлар залына кереп сөйләшү дәвам итте.

Украина, Русия, Франция президентлары һәм Германия канцлеры Ангела Меркель катнашында Минскидагы очрашу чәршәмбе кичен башланган иде һәм төне буе дәвам итте.

XS
SM
MD
LG