Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 23:14

Башкортстанда хәйрия эшмәкәрлегенә ярдәм күрсәтеләчәк


Башкортстанда хәйрия эшмәкәрлегенә дәүләт ярдәме күрсәтеләчәк. Моның өчөн хөкүмәт ресурсларын да файдалану карала. Бу турыда чәршәмбе Уфада үткән шура утырышында әйтелде. Хәйрия эшмәкәрлеге республикада соңгы елларда киң үсеш алды. Узган елда Башкортстан халкы Кырымда яшәүчеләргә ярдәмгә 200 миллион сумнан артык акча җыйды, давылдан зыян күргән Краснокама, Яңавыл районнарына булышты. Башкортстанда күпме хәйрия фонды бар –барысы да эшләячәк, аларның эшмәкәрлегенә республикада ихтыяҗ югары, диелде утырышта.

XS
SM
MD
LG