Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кризиста ялган дарулар һәм бәяләр арта


Кризиста ялган дарулар һәм бәяләр арта
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:34 0:00

Кризиста ялган дарулар да, дару бәясе дә арта

Бүген кризиска сылтап бөтен әйбергә бәя арткан вакытта дару базары да читтә калмый. Кайбер даруларның бәясе берничә тапкырга арткан.

Татарстанда сәламәтлек саклау өлкәсен күзәтүче федераль хезмәт башлыгы урынбасары Любовь Шәйхетдинова әйтүенчә, бәя артуга өлешчә кризис сәбәпче. Чөнки дарулар 90% чит ил компонентларыннан эшләнә. Әмма дару базарындагы киеренкелек дистә ел элек бу тармакта шартларны җиңеләйтүче канун кертү белән башланган.

"Элек ике даруханә арасында 500 метрдан да ким ара булмаска тиеш дигән канун бар иде. Хәзер бу тармак бизнес кулына тапшырылды. Әйтик, Татарстанда 20 мең төр дару әйләнештә йөри. Без шуларның кеше гомере өчен мөһим саналган 600енең генә бәясен тикшерергә хаклы. Калганына даруханә хуҗасы нинди бәя тели, шундыйны билгели. Моңа көндәшчелек башлана инде", ди Любовь Шәйхетдинова.

Көндәшчелек булган җирдә, билгеле, бәя зур роль уйный. Шуңа да табыш ягын гына кайгыртучы эшкуарлар арзанлыктан сыйфатсыз дарулар белән мавыга. Нәтиҗәдә гади кеше зыян күрә. Альбина ханым үзен шундый эшкуарларның корбаны дип саный.

"Өй янына да якын, бәясе дә арзанрак дип шәхси даруханәдән "Амоксилав" дигән дару алып кергән идек. Балага бер-ике көн эчерттек, файдасы булмады. Ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килде. Алар безгә даруларны шәхси түгел, ә дәүләт даруханәләреннән алырга киңәш итте, гәрчә анда бәя кыйммәтрәк булса да. Дөрестән дә, анда алган дару булышты. Соңыннан ике даруханәдә алган даруларны чагыштырып карадык, алар тышкы кыяфәтләре белән аерылмый иде", ди Альбина ханым.

Русия премьер-министры Дмитрий Медведев агымдагы елда дару бәяләренең 20%ка артуын фаразлый. Даруханә янында сораштырган казанлылар исә дару бәяләренең инде нык артуын әйтә. Өстәвенә даруларның кайсы чын, кайсы ялган икәнен дә белеп булмый, ди алар.

– Бәяләр бик кыйммәт. Безнең ишек алдында гына берничә даруханә бар. Билгеле, аларның һәрберсе дару сатып акча эшли, бу даруларның үз бәясе түгел. Бәлки сатучылар үзара килешеп шундый бәя куядыр. Шуны әйтә алам, бер үк исемле дару чит илдә эшләнгәне, Русиядә ясалганына караганда күпкә көчлерәк, бәясе дә артык, билгеле.

– Мин үзем белә торган берничә дару гына кулланам. Башкаларыннан куркам, аларга ышанычым юк.

– Без элек бер мазьны 38 сумга ала идек. Хәзер ул 82 сум тора. Шуннан бәяләрнең ничек артуын карагыз инде. Медицина өлкәсенең бизнеска күчүе бик начар. Ул безнең социаль хәлебезгә дә, сәламәтлегебезгә дә тискәре йогынты ясый.

Татарстанда сәламатлек саклау өлкәсен күзәтүче федераль хезмәт башлыгы урынбасары Любовь Шәйхетдинова әйтүенчә, республикада ялган дарулар сату юк дәрәҗәсендә. Әмма сыйфатсыз, куллану вакыты тәмамланган дару сату очраклары шактый икән.

"Ялган дарулар дип кешеләр күбрәк чын даруларның копияләрен атый. Һәрбер даруның үз патенты бар. Шунлыктан 10 ел дәвамында аның копиясен ясый алмыйлар. Әмма бу вакыт узгач, төрле ширкәтләр әлеге дарунын төрле вариантларын тәкъдим итә. Билгеле, копияләр оригиналга караганда көчсезрәк булырга мөмкин. Безнең хезмәт тикшерүе нәтиҗәсендә 2014 елда Татарстанда 16267 кап дару юк ителгән. Сыйфатсыз даруны юкка чыгаруны сатучы үзе башкарырга тиеш", ди Любовь Шәйхетдинова.

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы тикшерүләренә караганда, ялган дару җитештерү һәм сату буенча Русия белән Кытай, Һиндстан, Бразилия, Төркияне артта калдырып беренче урынга чыккан. Бүген Русия дару базарының 12% ялган дарудан тора икән. Белгечләр, кризис сәбәпле бу сан артырга мөмкин, ди. Шуңа да тикшерүчеләр халыкка дару алганда анын тышкы кыяфәтенә, эчендә куллану инструкциясе булуына, тышлыгында хатасыз язылышына игътибар итәргә киңәш итә.

XS
SM
MD
LG