Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 05:51

Әдилә Сафина: "Мавыктыргыч Татарстан" – уникаль басма"


Хуҗасы танылган җырчы Габделфәт Сафин булган "Акчарлак" нәшрият йортының "Мавыктыргыч Татарстан" китабын нәшер итүчеләр башкалада татар китаплары сатылмаган кибетләргә дә үтеп керергә ниятли.

"Акчарлак" нәшрият йорты "Мавыктыргыч Татарстан" китабын Универсиадага ук чыгарырга ниятләгән, әмма өлгертә алмаган. Автор, тәрҗемәчеләр, рәссам, дизайнер, мөхәррирләр белән бергә ясалган проект өч елга сузылган. Китап ак кәгазьдә басылган, беренче биттә үк Татарстан гимнының татарча һәм урысча тектслары урын алган. Аннары Татарстан республикасының дәүләт символлары – әләм, тугра, гимн, аның элекке һәм әлеге президентлары турында мәгълүмат тәкъдим ителә. Китапта Казан кирмәне, Болгар, Биләр шәһәрлеге, Зөя утравы белән Раифа монастыре, Алабуга шәһәре, КФУ, Бауман урамы, Сабантуй, Питрау бәйрәмнәре, Нәүрүз театр фестивале, Универсиада турында мәгълүмат бирелгән. Китап дәвамында болар белән таныштырып йөрүче каһарман – Рәбига әби. Сүз уңаеннан, әбинең исеме юкка андый түгел, ул җырчы, "Акчарлак" нәшрият йорты мөдире Габделфәт Сафинның әбисе икәне ачыкланды.

Китап авторы Әдилә Сафина: "Идея – минеке, акча – әтинеке", дип белдерде. “Универсиадага әзерләнгәндә барысы да тырышты, минем дә өлешем керсен иде дип шушы китап чыгару нияте барлыкка килде. Китап чыгару – уен эш түгел, матди ягын да кайгыртасы бар. Нәшер итү эшен кем үз өстенә алыр дип баш ватасы булмады. Ниятемне әти-әниләргә сөйләдем. Алар хуплады, ярдәм итәбез дип фатихасын бирде.

Китап тышлыгы

Китап тышлыгы

Китап уен форматында булуын теләдем. Татарстанның тарихи урыннары турында иң кызыклы, мөһим фактлар алынды. Эшкә алынгач, бу эш никадәр авыр икәнен аңладым, масштаблы зур хезмәт. Текст бер, әмма балалар өчен булган китапта төсле, үзенчәлекле рәсемнәр булуы да кирәк. Балаларга кызыклы итеп рәсем ясаучыларны табу – проблем. Башта биш рәссам белән эшне башладык, аннары алар өчәү калды. Барлык рәсемнәр дә акварель буяу белән башкарылды. Кечкенә детальләрне акварель белән ясау – җентекле, катлаулы процесс. Татарстанда төрле милләт, дин кешеләре яши, төрле телдә сөйләшәбез. Балалар бу китап аша күбесе белән танышырга мөмкин, бу нарасыйларны толерант мохиттә тәрбияләү өчен дә файдалы.

Китап чыгару кесәгә бәрә, аны чыгарыр өчен төрле дәүләт грантларын да отып карадык, ләкин булмады. Китап макетын Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиевка күрсәттек. Ул карагач, бары дүрт сүз әйтте: “Бик зур эш башкаргансыз”, диде. Китап басылып чыкканчы өч ел вакыт узды”, дип сөйләде китап авторы Әдилә Сафина.

“Мавыктыргыч Татарстан” китабындагы мәгълүмат өч телдә: татарча, урысча, инглизчә бирелә. Аны Казанга килүче туристлар да сатып алырлар дип өметләнә авторлар, шуңа да аны бүләк форматында тәкъдим итәләр. Китапның зур өлеше инде таралып өлгергән, ул 2014 елда мәктәп бусагаларын беренче тапкыр атлап кергән укучыларга Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән бүләк ителгән. Моның өчен китапны 43 мең тираж белән бастырганнар. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Данис Шакиров әйтүенчә, гомум тиражның 41378 данәсе Татарстан мәгариф оешмаларына таратылган, калган өлеше – 1602 данә Русия төбәкләрендәге татар мәктәпләре өчен.

“2013 елда беренче сыйныфка төшүче балаларга “Тукай иленә сәяхәт” китабы бүләк ителде, аннары “Акчарлак” нәшрият йорты үзенең шушы китабын тәкъдим итте. Безнең тәртип буенча ул бар яктан да тикшерелергә тиеш, хилафлыклар булмаса гына, балалар кулына ирешә ала. Бу китапның исеме җисеменә туры килә, чыннан да, укырга да кызык, рәсемнәре дә матур, күптөрле мәгълүмат алып була. Киләсе елда кемнең авторлыгында, нинди китап тараталачагы турында әйтә алмыйм, нәшриятләрдән тәкъдимнәр көтәбез”, дип әйтте Данис әфәнде.

Сүз уңаеннан, китапны тәкъдим итү чарасында Азатлык тарафыннан министрлык вәкиленә бу китапны чыгару күпмегә төшкәне турында сорау бирелде, әмма җавап булмады. Китапның бер өлеше дәүләт казнасыннан түләнгән булса да, аны “коммерция сере булып калсын” диделәр. Шулай да бераз гына булса саннар яңгырады. Китап чыгару күпмегә төште, үз-үзен акладымы дигән сорауга “Акчарлак” газетасы нәшире Рузилә Сафина: “Китап белән акча эшләү максаты куелмады”, диде.

“Бер китап 182 сум 76 тиен булып чыга. Бу зур тираж белән чыкканга күрә шундый сумма. Бәләкәйрәк тираж белән чыгарсак, бер китап 300 сумга төшәр иде. Без үзебез аерым бастырган тираж – 5 мең данә”, дип аңлатты.

“Мавыктыргыч Татарстан” китабын тәкъдим итүдә бүгенге балалар әдәбияты хәле турында сүз булды. Хәлләр начар дип әйтелмәсә дә, китапларның, бигрәк тә татарчасыныкы төрле булырга тиеш дигән фикерне җырчы Габделфәт Сафин әйтте. “Тагын булырмы мондый китаплар? Өздереп әйтә алмыйм, кызым Әдиләдән тора. Мин үзем газета гына чыгара беләм, китап – катлаулы эш. Безнең нәшрият йортында дини китаплар басыла, ә мондый масштаблы эш – беренче. Бәлки бәләкәйрәк проектларга алынырбыз”, дип сөйләде ул.

Яңа басманың ваклап сәүдәсе дә оештыралачакмы, кайда табып була бу китапны дип кызыксынучыларга “булачак”, дип вәгъдә ителде. “Мавыктыргыч Татарстан”ны “Нур маркетта” гына түгел, ә башка китап кибетләрендә дә урнаштырырга телибез. Киң кулланучыга барып җитсен иде алар. Бәясе – 700 сум”, – диде Әдилә Сафина. “Кыйммәт бит!” дип әйтүчеләргә ул: “Бу – уникаль басма. Аннары монда кергән хезмәтне дә исәпкә алганда, 700 сум артык хак түгел дип саныйм”, диде ул.

Билгеле, 700 сум – башлангыч бәя, башка кибетләр аны сатканда процентлар өстәләчәк. Сүз уңаеннан, “Хәсән” нәшрияты үзенең интернет порталы аша бу китапны 890 сумга инде сата да башлаган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG