Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 10:08

Адвокатлар Надежда Савченко ярлыканырга мөмкин дип белдерә


Надежда Савченко Мәскәүдә Басманный мәхкәмәсендә. 10 февраль 2015

Надежда Савченко Мәскәүдә Басманный мәхкәмәсендә. 10 февраль 2015

Адвокатлар Украина очучысы Надежда Савченко ярлыканырга мөмкин дип белдерә. Бу хакта Азатлык радиосына Савченконың адвокаты Николай Полозов белдерде. Ул Русиянең сәяси җитәкчелеге карарыннан күп нәрсә тора дип әйтте.

"Аның язмышы сәяси дәрәҗәдә генә хәл ителергә мөмкин", ди Полозов. Аның сүзләренчә, адвокатлар Украина очучысы тулысынча азат ителгәнче һәм Украинага кайтканчы аны яклаячак.

Адвокатлар Европада кеше хокуклары мәхкәмәсенән Савченко эшен кабул итүләре һәм озак сузмыйча каралачагы турында җавап алуларын әйтә.

Мински сөйләшүләреннән соң Украина президенты Петр Порошенко Надежда Савченконы азат итү турында да сөйләшү булганлыгын белдерде. Әмма кайчан азат ителәчәген әйтмәде.

10 февраль көнне Мәскәүдәге мәхкәмә Савченконы сак астында калдыруны 13 майга кадәр озайтты.

Русиядә Савченконы русияле журналистларның һәлак булуында катнашы бар дип гаеплиләр. Узган елның июлендә сепаратистлар әсир итеп алганнар белән бергә Савченконы Русия көчләренә тапшыргач, ул кулга алынды.

XS
SM
MD
LG