Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта өч мөселманның үтерелүе киеренкелек чыгара


Дия Бәрәкәт, Юсор Әбү-Шалла һәм Разан Әбү-Шалла
Дия Бәрәкәт, Юсор Әбү-Шалла һәм Разан Әбү-Шалла

АКШта өч мөселман студентын атып үтерүнең сәбәбе машина кую урынына бәйле низагмы, дингә карата нәфрәтме дигән бәхәс яңа җәнҗал чыгарырга мөмкин.

Полиция Төньяк Каролина штатының Чапел-Һилл шәһәрендә студентлар тулай-торак комплексындагы бу үтерүгә, "машина кую урыны өчен күптәннән дәвам иткән низаг" сәбәп булырга мөмкин дип исәпли, әмма шул ук вакытта дингә карата нәфрәт нигезендә үтерү мөмкинлеген дә кире какмый.

Дия Бәрәкәт (23 яшь), аның хатыны Юсор Әбү-Шалла (21 яшь) һәм Юсорның сеңлесе Разан Әбү-Шалла (19 яшь) утлы коралдан башларына атып үтерелгән. Аларны үтерүдә гаепләнүче Креиг Стивен Һикс кулга алынган.

Социаль челтәрләрдә фикер алышучыларның күбесе Юсорның атасы сөйләгәннәр һәм Һиксның Facebookта язганнары нигезендә бу үтерүнең сәбәбе – мөселманнарга карата нәфрәт дип исәпли.

Һиксның хатыны Карен корбаннарның туганнарыннан гафу үтенеп: "Бу хәлнең дингә яки корбаннарның диндарлыгына бер бәйләнеше дә юк, чынлыкта ул бу күршеләр белән минем ирем арасында машина кую урыны турында күптәннән дәвам иткән низагка бәйле", диде.

Креиг Стивен Һикс
Креиг Стивен Һикс

Һиксның адвокаты Роб Мейтлэнд ирле-хатынлы Һиксларның аерылышу эшләре белән йөргәнлеген искә алып, бу үтерү "менталь сәламәтлек хезмәтләренең ни кадәр мөһим булуын ассызыклый" дип белдерде. Мейтлэнд Стивен Һиксның психикасы элек нинди булганлыгы турында мәгълүмат бирүдән баш тартса да, "машина кую урыны аркасында өч кешене атып үтергән кешенең гамәлләрен нормаль дип санау мөмкин түгел, әлбәттә", диде.

Әмма атып үтерелгән хатын-кызларның әтисе Мөхәммәт Әбү-Шалла бу үтерүнең машина кую урынына гына бәйле булуы белән килешмичә "һичшиксез, бу аларның киеменә һәм диненә бәйле", ди.

Аның әйтүенчә, кияү кеше ул йортта үзе генә яшәгән чакта анда бернинди проблем да булмаган. Әмма мөселман булуын күрсәтеп торучы хиҗап бәйләгән килен күченү белән киеренкелек башланган. Ул, шулай ук, кызы Юсор сөйләгәннәргә нигезләнеп Һиксның инде элегрәк тә алар фатирына ике мәртәбәдән күбрәк тапкыр килгәнлеген һәм пистолет белән янаганлыгын әйтә.

Америка-ислам мөнәсәбәтләре шурасы полицияне бу үтерүнең нәфрәт нигезендә булу мөмкинлеге турында сүзләрне игътибарсыз калдырмаска чакырды. Ә Мөселман җәмәгать эшләре шурасы, әгәр дә үтерүчене бу эшкә этәргән сәбәпләр аның элек социаль челтәрләрдә язганнарына нигезләнүе расланса, федераль тикшерү уздыруны таләп итә.

Чапел-Һилл полициясе башлыгы Крис Блю үтерүнең нәфрәткә бәйле булу мөмкинлеген бик җентекләп тикшерергә вәгъдә итә.

Төньяк Каролинаның Урта районы прокуроры Риплей Рэнд әлегә федераль тикшерү булмавын, һәм бу үтерүнең штатта мөселманнарга карата ниндидер бер оештырылган кампаниянең өлеше буларак каралмавын белдерде. Прокурор әйтүенчә, әлегә бу җинаятьнең нәфрәткә бәйле булуын күрсәтүче бер нәрсә дә юк.

Рәсмиләр белдерүенчә, сишәмбе кичендә Һикс үзенеке дип санаган машина кую урынында корбаннарның берсенең машинасын күргәннән соң аларның фатирына юнәлгән һәм өчесен дә атып үтергән. Шул кичтә үк полициягә үз ихтыяры белән бирелгән Һиксны сак астына алганнар. Моңарчы аның нинди дә булса җинаять кылуы беркайчан да теркәлмәгән булган. Адвокат ярдәмчесе булырга укучы Һикс пистолетлар белән мавыккан һәм пистолеттан ату клубына да йөргән булган, әмма соңрак артык кыйбатсынып анда йөрүдән туктаган.

Социаль челтәрләрдә бу хәлгә бәйле җәнҗал кыза бара. Һиксның Facebookта үзен атеист дип атаганлыгы һәм "Рәнҗетүгә килгәндә, моны сезнең динегез башлады, мин түгел. Әгәр сезнең динегез зур авызын япса, мин дә ябачакмын", дип язганлыгы белдерелә.

Франциянең атеистлар эшләгән Charlie Hebdo журналына Мөхәммәт пәйгамбәр карикатуралары өчен үч алу һөҗүменнән соң Европада исламга бәйле киеренкелек артып китсә дә, АКШта әлегә мөселманнар тыныч яши иде, һиҗап өчен эзәрлекләүләр, аны тыюлар да юк. 180ләп мәчете булган һәм аларның саны тагын да арта барган Нью-Йорк дүрт кенә мәчетле һәм яңаларын төзүне рөхсәт итмәүче Мәскәүгә бик кискен контраст булып тора.

2014 елда АКШның Фергюсон һәм Нью-Йорк шәһәрләрендә кара тәнле кешеләрне үтергән полиция хезмәткәрләрен мәхкәмәдә аклау Кушма Штатларда расалар арасындагы упкынны тирәнәйткән иде.

XS
SM
MD
LG