Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья банкы Украинага ике миллиард доллар бирә


Дөнья банкы президенты Джим Ен Ким
Дөнья банкы президенты Джим Ен Ким

Дөнья банкы 12 февраль көнне Украинага ике миллиард доллар бирәчәген белдерде. Бу акчалар беренче чиратта коррупциягә каршы көрәш, фәкырьләргә ярдәм һәм иктисади реформалар өчен җибәрелә.

Дөнья банкы бу гамәлне халыкара җәмәгатьчелек ярдәменең бер өлеше булачак дип белдерде.

Дөнья банкы президенты Джим Ен Ким: "Украинаның тиз киңкүләм реформалар үткәрүе зур әһәмияткә ия", диде.

Аңа кадәр Халыкара валюта фонды Украинага ярдәм өчен дүрт елга исәпләнгән 17,5 миллиард доллар програм турында беренчел килешү булганлыгын хәбәр итте.

Әлеге фонд башлыгы Кристиан Лагар сүзләренчә, Украина ярдәм йөзеннән, башка кредитларны, мисал өчен, Дөнья банкы ярдәмен дә кертеп, дүрт ел дәвамында 40 миллиард доллар алачак.

Украина валютасы, гривна, узган ел 50%ка бәясен югалтты, икътисад үсеше 7,5%ка кимеде.

XS
SM
MD
LG