Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 02:23

Русия икътисади үсеш министры: Казан-Мәскәү тиз йөрешле поезды проектына акча табарга


Русия икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев

Русия икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев

Русия икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев Казан-Мәскәү арасындагы тиз йөрешле поезд проектын финанслау турында әлегә карар кабул ителмәвен, әмма бу эш өчен федераль бюджеттан гына түгел, ә "Русия тимер юллар" ширкәте үзе дә акча табарга тиешлеген белдерде.

Кичә "Русия тимер юллары" президенты Владимир Якунин проектлар өчен беренче кварталда акча бүленмәсә, Казан-Мәскәү арасында тиз йөрешле поезд булдыру эшен башламау мөмкинлеген әйткән иде.

Улюкаев сүзләренчә, проектлау эшләре 6 миллиард сумга төшә.

Казан-Мәскәү арасында тиз йөрешле поездны булдыру 1 триллион сум торачак дип белдерелә. Русиядә икътисади кризис һәм чикләүләр сәбәпле, хөкүмәттә әлеге проектны тормышка ашыру өчен читтән акча эзләү кирәклеге турында сүзләр әйтелде. Октябрь аенда Кытайның бу проект өчен 10 миллиард доллар бирергә әзер булуы турында да хәбәр ителгән иде.

XS
SM
MD
LG