Accessibility links

Кайнар хәбәр

Актаныш районында 6 кешенең янгында үлү сәбәпләре тикшерелә


Пучы авылында янган өй
Пучы авылында янган өй

Татарстандагы тикшерү комитеты Актаныш районының Пучы авылында алты кешенең янгында һәлак булу сәбәпләрен тикшерә башлады.

13 февраль төнендә Пучыда янгын була. Балигъ булмаган өч бала, аларның 34 яшьлек әниләре һәм йортка кергән 24 яшьлек ир-ат һәм тагын кем икәне ачыкланмаган ир-ат янып үлә. Беренчел мәгълүматларга күрә, бу өйдә биш кеше: ике кыз, бер малай, аларның әнисе һәм йортка кергән ир-ат яшәгән.

Тикшерү комитеты ут белән сак эш итмәү һәм мичнең төзек булмавы янгынга китергән сәбәпләр булырга мөмкин дип белдерә.

XS
SM
MD
LG