Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:25

Петербур прокуратурасы, "Магнит" кибетендә май урлады дип полициягә китерелгән һәм анда бу хәлне күтәрә алмыйча йөрәк өянәгеннән үлгән 81 яшьлек Рауза Галимова белән булган вакыйгадан соң, үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә, Кронштадттагы әлеге кибетне ябуны таләп итә.

Тикшерү янгынга каршы сигнализация булмауны, эвакуация ишеге төбенә чүп өелгәнлеген, ул-бу була калса кешеләрне чыгару планы булмауны, сырларда эшләнгән вакыт күрсәтелмәүне һәм башка җитешсезлекләрне ачыклаган.

XS
SM
MD
LG