Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:11

Гыйнвар аенда Мәскәүдә Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының бер атналык гастрольләре үтте. Мәскәү халкы һәрвакыттагы шикелле тамашаларны бик яратып карады, ләкин күңелдә җавапсыз сораулар да калды.

Камал театрының быелгы тамашалары Мәскәү тамашачысы көткән тикле булмады, дисәм, ялгыш булмас. Без күнеккән Камал театры, уйландырырлык әсәрләр китерә иде дисәк, бәлки бик үк дөрес тә булмас, шулай да һәрвакыт берме, икеме уйланырлык әсәр алып килә иделәр. Бу юлы да яңа әсәрләр юк түгел иде болай, бар иде, тик күңелгә ятканы берәү генә булды – Ркаил Зәйдулланың "Үлеп яратты" әсәре.

Менә яңа дигән әсәрләрдән Флорид Бүләковның "Сөясеңме, сөймисеңме" әсәре, ул сәхнәдә ике көн барды, Илгиз Зәйниевнең ике әсәре – "Мәхәббәт FM" һәм "Әрем исе". Бу тамашаларда Мәскәү тамашачысын кызыксындырырлык бер юньле эпизод та булмады.

Мәскәү тамашачысына Туфан Миңнуллинның "Гөргери кияүләре" дә бик таныш түгел, шушы әсәрне дә яңа әсәрләр чиратына кертер идем мин (шәхсән шушы әсәрне беренче мәртәбә каравым иде). Шулай ук аның тагы бер әсәре – балалар өчен "Авыл эте Акбай" дигән музыкаль әкияте тә бар иде.

Мәскәү сәхнәсендә "Зәңгәр шәл"

Мәскәү сәхнәсендә "Зәңгәр шәл"

Гастрольләр зал тулы тамашачылар белән үтте, хәтта Фәрит Бикчәнтәев үзенең Мәскәү тамашачылары белән саубуллашу вакытында беренче көнне халык азрак булды дисә дә, калган көннәрдә зал тулы иде, ике ярус балконда да бер буш урын юк иде. Тамашалар Кәрим Тинчуринның классик әсәре "Зәңгәр шәл"е белән башланып китте һәм күпләребез белән якыннан таныш булган, аралашкан, бәхәсләшкән шәхесебез – Туфан Миңнуллин әсәре белән тәмамланды. Беренче көнне халыкның азрак килүе, минем фикерем буенча шулай - тамашачы инде "Зәңгәр шәл"не күп мәртәбә караган, анда ул бернинди яңалык көтми, шуңа күрә күбесе килмәгән дисәк, дөреслеккә туры килер.

Татар театры классигы Галиәсгар Камалның "Банкрот"ы бар иде репертуарда. Аны Фәрит Бикчәнтәев бик оста куйган. Радик Бариев оста уйнады Сираҗетдин ролен, зал яратып кабул итте, кул чапты. Гөлҗиһан ролендә бик матур уйнады Ләйсән Рәхимова, башка артистлар да матур уйнадылар. Гомумән, Камал театры кәмит әсәрләрне бик шәп башкара, сүз әйтерлек түгел. Әзһәр Шакиров бик оста башкарды доктор ролен, шулай ук әйтеп узасым килә Наил Дунаевны.

Иң ошамаган спектакль – "Сөясеңме, сөймисеңме" әсәре булды миңа, шулай ук дусларыма да. Хәтта тәнәфестә чыккан вакытта шундый сүзләр ишетеп гаҗәпләнеп тә алган идем: "Ну ни в какое сравнение с театрами Запада, убожество!" Аптырадым, канәгатьсезлек хисе туды, мин алардан: "Сез татарлар түгелме?" дип сорадым. Күренеп тора, хатын калмыкны хәтерләтә иде, ә бу сүзләр яңгырады ир кеше авызыннан, күрәсең, башка милләттән булгандыр.

Мәскәү тамашачысы

Мәскәү тамашачысы

Мин үзем дә уйладым, әсәрнең төп фикере әле алда булачак, икенче яртысында дип. Юк, булмады, ни ахырында, ни уртасында, ә тамаша залы шыгрым тулган иде халык белән. Барчабыз көттек яңалык, яңа фикер, яңа сүз. Ә ул булмады, әйтеп буламы соң яңа фикер дип, Карт (Равил Шәрәфи) белән Карчык (Дания Нуруллина) авызыннан яңгыраган "игелек" сүзен яңалык дип?

Игелекле бул, мәрхәмәтле бул балам дип үстерәләр баланы. Ә болар шушы сүзне ишетеп мәгънәсен аңламыйча яшәгәннәрме? Шулай буламы аңлап, шушы сүзне яңа фикер дип? Шушы Карт һәм Карчык гомер ахырында бер игелекле эш ясар өчен бар вакытны шуны эзләү белән уздырдылармы? Мин, мәсәлән, биредә бер мәгънә тапмадым, гомер узган инде, яшисе яшәлгән, кылган яхшылыклар да, яманлыклар да гамәл дәфтәренә язылган. Гомер яшәп игелек кылмаган, белмәгән кешегә, төштә әйтү белән генә игелек кылырга омтылу - монысы үзе көлке түгелмени? Күрәсең, автор - Флорид Бүләкев шулай уйлаган, тик ни әйтергә теләгәне генә тамашачыга аңлаешсыз булды.

Шушы сәхнәдә Карт белән Карчыкның бар гомерләрен чагылдырган эпизодлар берсен-берсе алмаштырып тордылар. Бер күзгә төшәрлек эпизод юк, бар да хәерче хәлендә, декорация бик начар итеп эшләнгән, гомер кичереп бер затлы әйберләре юк. Ни кияргә кулга алырдай киемнәре, ни үзләреннән калдырырлык мираска маллары юк? Бер сүз белән әйтсәк, бомжлар. Ә бомжлардан нинди үрнәк алырга була бүгенге татарга, алда шундый хәлгә төшмичә яшәр өчен? Юк шул. Гомер кичергән шушы Карт белән Карчыкның хыялы бер генә - иреннән ишетергә бары тик бер мәртәбә "яратам" дигән сүзнеме? Ире аңа гомерендә бер мәртәбә дә әйтмәгән икән бит, “мин сине сөям” дип? Сиксәнне тутырган Карчыкны шушы хәл борчый икән бит үлем түшәгенә чаклы.

Көлке бит, берьяктан, кеше ышанмаслык тилелек бит бу, моннан нинди үрнәк алып була инде? Белмим. Әллә Картның көнләшүе кирәкме тамашачыга, шушы Карчыкның 60-65 ел ире белән гомер иткән дә, яшьлектә кем беләндер үбешкәнлеге кемгә кирәк бүген?

Бу нәрсә - проблема табалмыйча мазохизмга кереп батабызмы инде? Татарларда шушы 80-90 яшьтәге әби-бабайларның мәхәббәтләрен тикшереп ләззәт табабызмы? Шушы юк-бар әсәрне Мәскәүгә гастрольләргә китереп, Мәскәү тамашачысына ни әйтмәкче булды Камал театры? Белмим.

Ә менә тамашачының реакциясе бик тиз булды, икенче көнне Ркаил Зәйдулла әсәренә халык аз килгән иде. “Үлеп яратты” көчле әсәр булып чыкты, тамашаны карарга авыр булса да, күп тамашачының күзләре яшьле иде. Аңа карамастан халык күңеленә хуш килде, өлкәннәр узган гомерләрен уйлап авыр сулап куйсалар, ә яшьләргә бу тарихи ачыш булды. Менә халык күңеленә килгән әсәр шушы булды, әйтер идем бердәнбере дип, биредә уйланырлык урын күп иде, кәмит әсәрләрен искә алмаганда.

Калган әсәрләр барчасы да диярлек комедия рәвешендә иделәр, уен-көлке, мәзәк, шаярулар һәрвакыттагыча иделәр. Татарлар комедия әсәрләрен бик яраталар, мул итеп кул чабалар, сызгыралар, канәгать икәннәрен күрсәтәләр. Актерларга килгәндә, барчасы әйбәт уйнадылар төсле, тик кайберәүләре бераз артыграк кыландылар. Буладыр иде бәлкем азрак кыланырга, бигрәк тә Раил Шәмсуаровка, җил кагылса да егылып китә бит, ә үзе өйләнмәкче була? (Туфан Миңнуллин “Гөргери кияүләре”), шулай ук кайбер тамашачылар Равил Шәрәфинең Карты “үзен бик тәкәббер тота” диделәр.

Мөхлисә Буби ролендә - Дания Нурлы, НКВД тикшерүчесен Илдус Габдрахман уйный

Мөхлисә Буби ролендә - Дания Нурлы, НКВД тикшерүчесен Илдус Габдрахман уйный

Мөхлисә Бубый ролен яхшы башкарды Дания Нуруллина, Корбанов ролендә яшь талантлы актер Эмиль Талипов, бигрәк явыз Дәүләтев ролендә ышандырып уйнады Илдус Габдрахманов, Авыл агае ролендә бик оста уйнады Хәлим Җәләлев, яшь Мөхлисә ролендә уйнады Ләйсән Рәхимова, Макаев ролен уйнаган Илдар Хәйруллин кешенең нинди түбәнлеккә төшә алуына чиркандыргыч образ тудырган, рәхмәт аңа шуның өчен. Чекист хатын ролендә Мәрьям Йосыпова, шулай ук Мөхлисә Бубиның якын кардәшләре: Гобәйдулла - Фәнис Сафин, Габдулла - Алмаз Сабирҗанов, Мөнҗия - Гүзәл Шакирова, Наҗия - Миләүшә Шәйхетдинова, Алсу Каюмова - болар бар да яшь ышанычлы актерлар, алар Камал театрының киләчәге, уңышлар аларга.

Шушы әсәрне сәхнәләштергән, режиссер, Муса Җәлил премиясе лауреаты Илгиз Зәйниев, аңа һәм башкаларга да, кайсылары булышкан, сәхнәгә куйган, рәхмәтемне белдерәсем килде. Рәхмәт барчагызга.

Илгиз Зәйниев

Илгиз Зәйниев

Шулай да Мәскәү тамашачысы Илгиз әфәндедән күбрәк көткән иде, яшь, талантлы актер, режиссер, драматург булып танылып килгән шәхестән күпне көтәсең билгеле. Ә ул безне үзенең әсәрләре белән сөендерәлмәде, мин әйтмим "Мәхәббәт FM" турында, бу әсәр яшьләр өчен, мин аны карамадым да, сүзем "Әрем исе" турында бара. Көткән идек талантлы әсәр булыр дип, без көткәнчә булмады. Ни сәбәп дисәм, күрәсең, талантның да чиге бар икән, ул да чикләнгән, йә чикләтелгән була ала? Бик җәл.

Әле ул талантын үстерә дә алыр бәлкем, яшь кеше бит, өмет әле бар кебек, ә шул ук вакытта, искә төшерсәк Габдулла Тукайны, ул инде 25 яшендә киң татар даирәсендә танылган шәхес, үлмәс шигырьләр язган. Лермонтов та шулай ук, 25 яшләренә танылып өлгерә һәм күп иҗатын шушы яшендә башкара. Илгиз Зәйниев тә шул яшьтә бит, без аннан да шундый әсәрләр көткән идек. Күрәсең, андый ук талант бирелмәгән аңа? Әлегә акланмады көткәнебез.

Театрның элекке директоры Шамил әфәнде Закиров арабыздан киткәндә әллә репертуар сайлау сәләтен дә алып киткәнме шунда, никтер бу юлы репертуар уңышлы сайланган димәс идем. Орхан Памукның "Минем исемем Кызыл” әсәрен әзерләгәннәр иде бугай, ә алып килмәгәннәр булып чыкты. Хәтта Мәскәүдә алдан таратылган рекламада бу әсәр бар иде, ә гастрольгә килгәч шушы әсәр ничектер юкка чыкты. Ни булган, ни өчен шулай булган, беркем аңлатмады. Шунда очраклы рәвештә күреп Равил Шәрәфине, исәнләшкәннән соң сораган идем үзеннән: “Ни өчен Орхан Памук әсәре репертуарда юк?” дип, аңа сорау авыр күренде шикелле. Ул: “беләсез, әсәр катлаулы, декорациясе зур, ә биредә сәхнә бәләкәй, ул бу сәхнәгә сыймый” диде. Мин әйттем, “билгеле бу роман бит, романны сәхнәләштерергә җиңел түгел, бәлки шул сәбәп булгандыр”, дип. Равил Шәрәфиев шушы сүземне хуплап башын селкеде, минем фикер белән килеште бугай.

Орхан Памук әсәрен Камал театры әзерләгән иде, юкка гына репертуарга алдан әсәрне таратмыйлар ич? Димәк, сәбәбе бүтән. Әлегә сәбәбен белмибез, ачыклык кертелсә иде моңа.

Бүгенге көндә, татар теле бетерелеп яткан бер вакытта Камал театры телебезнең киләчәге турында бер әсәр алып килгән булырга тиеш иде бит? Ә андый әсәр юк иде. Театрыбыз репертуары белән кереп чумган кәмиткә, теләге юк шушы сазлыктан чыгарга дигән фикер калды тамашачыларда.

Мәскәү татарлары үлеп ярата татар театрын, моңа мисал булып тора шыгрым тулы тамаша залы, ләкин театрыбыз шактый сүлпәнәйгән төсле тоелды миңа. Бер карауга бар да үз урыннарында кебек, чөнки кайбер артистларыбыз мәңгелеккә күчсә дә, бар бит талантлы яшьләребез, шулай ук ветераннарыбыз да әлегә үз урыннарында, тик шулай да нәрсәдер биредә бар, нидер җитешми кебек. Нәрсә җитешми икән соң?

Мөхәммәт Миначев
Мәскәү

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG