Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:54

2014-2015 елда дөньяның иң имин урыннары


Дания башкаласы Копенһаген үзәгендә йөкле хатын велосипед куярга урын карый

Дания башкаласы Копенһаген үзәгендә йөкле хатын велосипед куярга урын карый

Тыныч һәм имин тормышта яшәргә теләүчеләр өчен Икътисад һәм тынычлык институты хисабы күрсәткечләре һәм аерым үзенчәлекләр нигезендәге унлыкта Европа илләре дүрт урын били.

Украинаның көнчыгышындагы сугыштан күпләр иминлек эзләп Русиягә яки Украинаның көнбатышынарак күченгәндә, Русиянең үзендә дә кайберәүләр кризис арты кризис килүдән, кеше хокуклары бозылудан, агрессиянең артуыннан башка берәр иминрәк илгә күченеп котылу турында уйлана. Һәркемнең иң имин илдә яшисе килә. Кайсы илнең иминрәк булуын ничек билгеләргә соң? Монда Икътисад һәм тынычлык институтының Дөнья тынычлык индексы исемле хисабы бик нык ярдәм итә ала. Бу еошманың 2008 елдан бирле ел саен чыгып килүче һәм 162 илне үз эченә алучы хисабында һәр илдәге иминлек дәрәҗәсе 22 күрсәткеч нигезендә бәяләнә. Бу хисаптан тыш һәрбер илнең үз үзенчәлекләрен дә исәпкә алырга кирәктер. Барлык бу күрсәткечләрне һәм үзенчәлекләрне исәпкә алганда иң имин илләр унлыгы түбәндәгечә булып чыга.

10. Сингапур

Сингапур

Сингапур

Дөньяның иң чиста илләреннән берсе саналган Сингапурга ел саен миллионнарча турист килә. Базар либерализмына ия булган бу илдә капитализм шактый зур уңышка ирешкән. Бик яхшы сәүдә моделе булдырган Сингапур халкы мул тормыш кичерә. Җинаятьчелек һәм коррупциягә каршы нык кырыс чаралар куллану Сингапурга иң имин һәм җан башына иң зур керемле ил булырга ярдәм иткән. Иң зур финанс үзәгенә һәм бик күп кораблар туктала торган портка ия булган бу ил төбәктәге иң зур сәүдә үзәкләренең дә берсе.

9. Норвегия

Осло

Осло

Террорчылык куркынычы янамаган бу ил дә тыныч тормыш кичерү өчен иң кулай урыннарның берсе була ала. Искиткеч, имин һәм бай Норвегиядә шәхси иреклекләр һәм кеше хокуклары хөрмәт ителә. Полиция хезмәткәрләренең пистолет белән йөрмәве дә илнең ни дәрәҗәдә имин урын булуын күрсәтә. 2008 елда анда бары 34 кенә кеше үтерелгән. Норвегия бик зур табигый газ, диңгез ризыклары, чиста су, урман, нефть, минераллар һәм башка байлыкларга ия.

8. Япония

Токио

Токио

Күп кенә табигать казаларына дучар булып торучы Япония, җинаятьчелек аз булу сәбәпле, 2015 елда иң имин урыннар исемлегендә сигезенче урынны алган. Япония кануннарның кырыслыгы, үзенең мәдәнияте, тәртип бозылмау һәм башка нәрсәләр белән киң танылган. Сәнәгать ягыннан алга киткән башка илләр белән чагыштырганда Япониядә көч куллану бик аз һәм талаулар юк дәрәҗәсендә. Халык саны белән дөньяда унынчы урында тоган бу илдә 126 миллионлап кеше яши. Япония шулай ук уртача кеше гомере иң озын, балалар үлеме иң аз булган ил буларак та мактана ала.

7. Канада

Оттава

Оттава

Мультикультурализм сәясәте алып барган Канада кешеләргә үз тормыш рәвешләрен алып барырга, үз традицион кыйммәтләрен сакларга зур мөмкинлекләр бирә һәм биредә иреклекләр нык хөрмәт ителә. Кеше хокукларына мөнәсәбәтнең бик яхшы булуы белән Канада исемлектәге күп кенә илләрдән алда. Канада башка илләрдәге проблемнарны чишүдә катнашу өчен үз армиясен җибәрсә дә, илнең үзендә көч куллану дәрәҗәсе бик түбән.

6. Грузия

Тифлис

Тифлис

Башкала Тифлистә ялгыз кеше төнлә дә, көндез дә курыкмыйча йөри алган Грузия дә иң имин урыннарның берсе дип санала ала. Башка күп кенә илләрдә мондый хәл мөмкин түгел. Иминлек дәрәҗәсен билгеләүдә исәпкә алынган урлашу, террорчылык, үтерү һәм башка күрсәткечләр ягыннан караганда, Грузия иң яхшы илләрнең берсе булып чыга. Ул шулай ук туризм өчен дә иң яхшы урыннарның берсе – биредә Кара диңгез ярлары да, Каф таулары, UNESCOның Тарихи мирас исемлегенә кергән урыннар да, табигый тыюлыклар һәм башка күп кенә нәрсәләр бар.

5. Яңа Зеландия

Веллингтон

Веллингтон

Соңгы арада чыккан бер хәбәргә караганда, бу илдә җинаятьчелек былтыргыдан кимегән, ә халык саны арткан. Яңа Зеландиянең 2015 елда иң имин илләр исемлегенә керүенә шушы үзгәрешләр дә өлеш керткән булырга мөмкин. Бар дөньядан аерым булып утрауда урнашкан бу илнең икътисады тотрыклы, табигате дә бик яхшы һәм тышкы сәясәте тә киеренкелек тудырмый. Болар ил халкының канәгать һәм тыныч тормыш кичерүенә зур өлеш кертә.

4. Австрия

Вена

Вена

Европаның үзәгендә урнашкан бу чагыштырмача кечкенә ил үзенең җиде күршесеннән иминрәк булу белән бергә бар дөньяда да иң имин урыннарның берсе санала. Каннуннары шактый кырыс булу сәбәпле Австриядә көч куллану очраклары бик аз булса да, кесә караклары әле үз эшләреннән ваз кичмәгән. Австрия матур шәһәрләре белән дә, гүзәл табигате белән дә күпләрне үзенә җәлеп итә.

3. Дания

Копенһаген

Копенһаген

Көч куллану дәрәҗәсе бик түбән булган Даниядә кеше хокукларын бозуга мөнәсәбәт тә бик начар. Биредә хатын-кызлар һәм ирләр хокуклары да башка илләрдәге белән чагыштырганда бер-беренә тәңгәл. Даниядә яшәүче кешеләр бер-беренә каршы көч куллануга караганда берәр файдалырак эш белән шөгыльләнүне өстенрәк күрә. Европада тыныч тормыш кичерергә теләүчеләргә шушы илне киңәш итәргә була.

2. Тайвань

Тайбэй

Тайбэй

Урлашу, җинаять һәм көч куллану дәрәҗәсе бик түбән булган Тайвань имин илләр исемлегендә икенче урынны алган. Биредә бик яхшы күңелле кешеләр яши һәм сезне каршылаганда ук сезгә ярдәм итә башлый. Тайваньда туристлар беркайчан да көч куллануга дучар булмый, кыен хәлгә юлыкмый дияргә мөмкин. Биредә бик күп матур урыннарга хозурланып яшәүчеләр янында икътисадның, сәнәгатьнең зур тизлек белән үсүен дә күзәтергә була. Тайваньда сәламәтлек саклау системы, икътисади иреклекләр, мәгариф системы иң алдынгыларның берсе санала.

1. Исландия

Рейкьявик

Рейкьявик

Тыныч тормышта яшәргә теләүчеләр өчен бозлыклары һәм шул ук вакытта кайнар чишмәләре, салкын һавасы белән танылган, җир астыннан электр энергиясе алырга өйрәнгән бу ил дә иң яхшыларның берсе. Берсе генә түгел, Дөнья иминлек рейтингына караганда, Исландия иң яхшысы булып чыга һәм биредә җинаятьчелек тә иң түбән дәрәҗәдә, иминлек тә иң югары дәрәҗәдә. Керемнәре шактый зур булган халык биредә бик мул тормыш кичерә. Исландиянең регуляр армиясе булмау да исәпкә алына. Башка күпчелек илләр әле мондый дәрәҗәгә ирешә алмый. Шуңа күрә Исландия дөньяның иң имин иле санала.

XS
SM
MD
LG