Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар энциклопедиясе институты милләтне өйрәнү үзәгенә әйләнмәкче


Искәндәр Гыйләҗев
Искәндәр Гыйләҗев

Институт энциклопедияләр әзерләү белән бергә республикадагы гаилә, медиа, мәдәният, Кама аръягы, татар авыллары, читтәге татарлар тарихын һәм бүгенгесен дә өйрәнергә җыена.

Татар энциклопедиясе институтының яңа мөдире, Татарстан фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев Азатлыкка эшчәнлекне киңәйтү – гаилә, киңкүләм мәгълүмат чаралары, мәдәният, Русиядәге татар авыллары, читтәге татарлар, Кама аръягы тарихын һәм бүгенгесен өйрәнү юнәлешләрен булдырырга, Татар Википедиясен яхшыртырга җыенулары турында сөйләде. Галим энциклопедияләр әзерләү институтның төп эшчәнлеге булачагын әйтә, киләчәктә Татар энциклопедиясенең 5-6нчы томнары һәм Казан энциклопедиясе дөнья күрәчәк.

– Искәндәр әфәнде, Татар энциклопедиясе институты киләчәктә Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты дип аталырга мөмкин дигән хәбәрләр дә булды. Бу институт эшчәнлеген киңәйтә дигән сүзме?

– Бу яңа исем институтка яңа юнәлешләр өстәлә дигән сүзне аңлата. Энциклопедияләр әзерләү – ул безнең төп максат, икенче яктан, фәнни көчебезне файдаланып татар халкына, Татарстанга хезмәт итә торган, республикабыз өчен файдалы һәм актуаль мәсьәләләрне күтәрә торган яңа юнәлешләрне дә булдырыга уйладык.

– Бер-икесен санап китмәссезме?

– Аларның кайберләре турыдан-туры энциклопедистикага туры килмәскә дә мөмкин. Мәсьәлән, без төрле-төрле иҗтимагый юнәлешләрдә дә эш алып барырга планлаштырабыз. Институтка хәзер Гаилә һәм демография үзәге дә кушылды. Гаилә һәм демография мәсьәләләре, аның хәзерге хәле һәм тарихын өйрәнү, киләчәге турында уйланулар институтның аерым бер юнәлеше булачак.

Институтка тагын бер яңа үзәк өстәлде. Ул "Кама фәнни үзәге" дип атала. Кама аръягындагы төбәкнең тарихын, хәзерге көнен, мәдәниятен өйрәнү, киләчәге турында уйланулар шулай ук яңа юнәлеш була. Монда Чистай шәһәре үзәктә тора.

Без шулай ук масса күләм мәгълүмат чаралар юнәлешендә дә эш алып барырга планлаштырабыз. Моңа аларның хәзерге хәлен фәнни яктан тикшеренү һәм киләчәген фаразлау да керер. Без республикадагы мәдәни халәтне, мәдәниятнең торышын да фәнни яктан өйрәнү планлаштырыла.

Татар Википедиясе безнең кардәш халыкларныкыннан күпкә артка кала

"Төбәкне өйрәнү" дигән исем очраклы рәвештә генә өстәлми. Русиянең төрле төбәкләрендә күмәкләшеп яшәгән татарларның тарихын, мәдәниятен өйрәнү максаты да куябыз. Ул безнең дәүләт програмы нигезендә эшләнәчәк. Татар авылларын, татар диаспорасын, татар эмиграциясен өйрәнү эшенә дә керешәчәкбез. Татар эмиграциясен өйрәнү минем күптәнге хыялым. Мин күптән татар диаспорасы һәм эмиграциясе тарихы үзәген оештырырга теләгән идем. Бөтен әйберне дә иртәгә үк оештырабыз дигән сүз түгел, бу безнең үзенә күрә хыял һәм киләчәккә планнар.

Без хөкүмәт белән эшлибез. Әлеге мәсьәләләрне күтәрү хөкүмәтебез өчен дә файдалы, гамәли яктан бик кирәкле нәрсә дип саныйм мин. Икенче яктан, Дөнья татар конгрессы белән хезмәттәшлек турында сөйләштек. Бу эшне башка фәнни оешмалар, югары уку йортлары, татар диаспорасы вәкилләре белән берлектә алып барырыбыз дип тә планлаштырабыз. Әлеге эшләр өчен яңа белгечләр дә җәлеп итәрбез дип ышанам.

– Сез эш юнәлешләрегезне бик киңәйтергә җыенуыгыз турында сөйләдегез. Сезнең тикшеренүләр нәтиҗәсендә киләчәккә фаразларны хөкүмәткә тәкъдим итү мөмкинлеге булырмы?

– Булыр дип ышанам. Әлеге юнәлешләрне без үзебез теләп кенә тормышка ашырмыйбыз, бу хөкүмәт вәкилләре, татар иҗтимагый оешмалары белән сөйләшүләрдән соң туган фикерләр. Шунсын да онытмыйк, монда яңа юнәлешләр дип сөйлим, әмма энциклопедия ул безнең төп эшебез булып калачак.

Татар энциклопедиясенең 5-6нчы томнарын алдагы елларда бастырып чыгару – төп теләгебез. Алты том русча дөнья күрде инде.

– Энциклопедияне камилләштерү кирәк дип исәпләмисезме? Анда советлар заманындагы күренекле шәхесләр, вакыйгалар кирәгеннән артык әһәмияттә түгелме? Татар халкына, милләткә ихлас хезмәт иткәннәр, милли вакыйгаларга игътибар җитәрлекме?

– Мин моңа кадәр чыккан энциклопедия белән таныш, аерым бер мәкаләләрне язуда үзем дә катнаштым. Энциклопедия өчен шәхесләрне, вакыйгаларны яки төшенчәләрне сайлау ул бик зур юл үтә. Башта сүзлеге төзелә, аннары тикшерү (экспертиза) уза. Мин үзем очраклы кешеләр юк дип саныйм. Ул татар халкы энциклопедиясе генә түгел, ә Татарстанда яшәүче халыклар энциклопедиясе дә. Без һичшиксез татар сүзен беренче урынга куябыз. Энциклопедиягә ревизия оештыруның кирәге юк дип саныйм мин.

– Энциклопедия китапларына сорау бармы? Инде чыккан томнарын бастыру мөмкинлеге?

– Җәмгыятьтә энциклопедиягә ихтыяҗ бар. Энциклопедия – кыскартылган һәм бик төгәл формада бирелгән мәгълүмат. Күпләр хәзер, ярар бөтен әйбер Википедиядә дә бар дип әйтер, әмма күпләр элеккечә китап ярата, энциклопедия белән кызыксынучылар күп.

– Мөмкинлек булса, кабат бастыруны да оештырырга мөмкин, димәк?

– Әйдәгез, без башта татарча соңгы ике томны бастырып чыгарыйк, аннан соң күз күрер... Яңадан бастырып чыгару турында хыялланыр идек, әлегә җитди эшне ахырына җиткерү кирәк. Татар энциклопедиясе – төп хезмәт, әмма аннан кала безнең региональ, мисал өчен, аерым төбәкләргә, аерым вакыйгаларга багышланган энциклопедияләр чыгару хыяллары да бар.

Якын арада тормышка ашырырлык проектыбыз – ул Казан энциклопедиясе.

– Казан артыннан башка шәһәрләр һәм районнар да сораячак, алар акчасын да табарга мөмкин.

– Әгәр башка шәһәрләр сораса без каршы булмыйбыз, әлегә Казан – татар башкаласы, Татарстан башкаласы өстендә эш бара. Ул да әзер булыр дип өметләнәбез. Быел су спорты чарасы була, Казанга күпме кунак киләчәк, 2018 елда Казанда футбол дөнья чемпионаты уза. Казанны танытыр өчен өчен үз өлешебезне кертергә тырышабыз.

– Татар энцеклопедиясенең электрон вариантын эшләргә, интернетта кулланучыларга ачык итеп куярга теләгегез юкмы?

– Бу эшләр турында мин нык уйланган идем. Институт җитәкчесенә сайлаулар барган вакытта, үземнең чыгышларымда да моны телгә алдым. Без һичшиксез онлайн юнәлешкә дә игътибар бирергә планлаштырабыз. Дөресен әйтик, татар телендәге Википедия безнең кардәш халыклардан да күпкә артка кала, ә бу бик зур җитешсезлек. Төрле мәгълүматны онлайн бөтен дөньяга җиткерү – иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Татар энцеклопедиясен дә интернетка кую әһәмиятле бурычыбыз булып тора.

– Димәк, Татар Википедиясенә дә үз өлешегезне кертергә җыенасыз инде?

– Әйе!

– Университетта белем бирүегезне дә дәвам итәчәксезме?

– Университетта (КФУ) тюркология һәм татарны өйрәнү кафедрасы мөдире булып калдым. Әле бу көннәрдә Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтында күбрәк вакытымны уздырам. Танышам, өйрәнәм, үземчә элекке тәҗрибәмне дә файдаланырга тырышам. Шунсын да әйтәсем килә, бу эшкә дәрт тә бар, авыр булса да кызык икәнлеген дә күрәм. Бу эштә халкыбызга һәм республикага файда китерә алырмын дип өметләнәм. Нәрсәнедер үзгәртү, үстерү, яңарту һәм камилләштерү өчен теләк, дәртләнү хисе дә бар.

XS
SM
MD
LG