Accessibility links

Кайнар хәбәр

Билгеле эшкуар Мөхәммәтьяровның "БашМедиа" агентлыгы ябылды


Альберт Мөхәммәтьяров
Альберт Мөхәммәтьяров

Бу атнада Башкортстанда билгеле эшкуар Альберт Мөхәммәтьяровның соңгы мәгълүмат чарасы – "БашМедиа" агентлыгы ябылды. Ябылу сәбәбен аның файдасыз булуы белән аңлаталар.

Башкортстанда билгеле эшкуар Альберт Мөхәммәтьяровның "БашМедиа" исемле бәйсез интернет мәгълүмат чарасында алты кеше эшли иде. Бу атнада алар барысы да кыскартылды. Сәхифәдәге иң соңгы хәбәрләр 2 февральдә бирелгән килеш. “БашМедиа” ике ел эшләде. Шул чорда “БашМедиа” бәйсез, кыю язмалары белән бик күп укучыларның яраткан сәхифәсенә әйләнгән иде. Аеруча сайлаулардагы канун бозулар, республика президенты хакимияте вәкилләренең депутат урыннарын сатуы турындагы видеолар иң күп каралган хәбәрләр булып тарихта кала. Ябылу сәбәбен файдасыз булуы белән аңлаталар.

Альберт Мөхәммәтьяров Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитовка төп оппозициядә торучы булды. Ләкин бу көрәш аңа җиңү китерү түгел, ә кулында булган мәгълүмат чараларын югалтуга китерде.

Ике ел элек Альберт Мөхәмәтьяров кулында шактый күп бәйсез мәгълүмат чаралары тупланган иде. Алар арасында: “Рен ТВ” телеканалының Башкортстан бүлекчәсе, берничә радиоканал, “Газета РПНУ”, “Версия” гәзитләре бар иде. Медиаолигарх татар һәм башкорт телләрендә “Коммерсантъ” кебек гәзит тә чыгарырга җыенуын хәбәр иткән иде. Ләкин алар барысы да хыялда калды.​

Альберт Мөхәммәтьяров (c) "Русия халык идарәсе" фиркасенең оештыру җыелышында. Уфа, 22 сентябрь 2012
Альберт Мөхәммәтьяров (c) "Русия халык идарәсе" фиркасенең оештыру җыелышында. Уфа, 22 сентябрь 2012

Альберт Мөхәммәтьяров "Русия халык идарәсе" фиркасен дә төзеп танылу алды. Әлеге фирка 2012 елның 22 сентябрендә Уфада төзелде. Анда Русиянең 58 төбәгеннән килгән 171 делегат катнашкан иде. Корылтайда фирканең 17 кешедән торган сәяси шурасы сайланды. Анда Мәскәү, Курски, Калининград өлкәләре, Башкортстан һәм Тыва республикасы вәкилләре керде. Ул оешу белән Башкортстан татар милли оешмалары берлеге рәисе урынбасары Мәҗит Хуҗин Альберт Мөхәммәтьяровка эшкә күчте. Башкортстандагы барлык татар җәмәгатьчелек оешмаларының районнардагы һәм шәһәрләрдәге бүлекчәләре вәкилләрен җәлеп итеп "Халык идарәсе" фиркасенең бик тиз арада бүлекчәләрен булдырырга ярдәм итте.

2013 елгы республика парламенты һәм Уфа шәһәре шурасына сайлауларда фирка уңышка ирешә алмагач, Альберт Мөхәммәтьяров мәхкәмәләр аша гаделлек эзләп карады, барып чыкмагач, эшчәнлек туктатылды. Фирканең интернет сәхифәсе 2014 елның маеннан бирле яңартылганы юк. Әлеге сәяси фирканең Русия төбәкләрендә бүлекчәләре дә төзелгән иде. Аларның арытабангы эшчәнлеге турында мәгълүматлар юк.

XS
SM
MD
LG