Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда яулык бәйләү сәнгатенә өйрәтәләр


Казанда яулык бәүләү сәнгатенә өйрәтәләр
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:22 0:00

Казанда яулык бәйләү сәнгатенә өйрәтәләр

Русия мәктәпләрендә яулык бәйләү тирәсендә тартышу барганда, Казанда Ислам мәдәнияте музееның "Яулыкны бәйләү сәнгате" мастер-классында катнашучылар саны елдан ел арта бара.

Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда "Яулык бәйләү сәнгате" дигән мастер-класс 2009 елдан бирле үткәрелә. Ул "Казан Кирмәне" музей-тыюлыгына килүчеләр арасында аеруча популяр.

Оештыручылар сүзләренчә, кешеләр күбесенчә туристик ширкәтләр аша җыела. Алар чарага 25-40, хәтта 100 кешек төркем алып килгәннәре бар. Ун кешегә кадәр төркем 500 сум түли, 10-20 кешелек төркемнән бер мең сум алалар.

Казан халкы белеп бетермиме, үзләре бәйли беләләрме, әмма никах алдыннан, ашларга барыр алдыннан өйрәнергә теләүчеләр бик сирәк килә, ди музей хезмәткәрләре.

Катнашучылар саны арта

Алай да, бу мастер-класста катнашучылар саны елдан ел арта. Мәсәлән, музейда үзендә 2014 елда 157 мастер-класс үткәрелгән, аларда 2363 кеше катнашкан. 2012 елда 17 шундый чарада 320 кеше, 2011 елда 54 дәрестә 326 турист матур итеп яулык бәйләп караган.

"Яулык бәйләү сәнгате" күчмә мастер-классы
"Яулык бәйләү сәнгате" күчмә мастер-классы

Алар арасында хатын-кызлар гына түгел, ир-атлар да була, алар чалма чорнау үрнәге белән таныша, Якын көнчыгыштагы сыман аклы-каралы "арафатка" бәйләтәләр икән.

Казан кремленнән тыш, ислам мәдәнияте музее хезмәткәләре бу мастер-классны төрле ярминкә, күчмә чараларда, ачык һавадагы тематик вакыйгаларда үткәрә. Һәр җирдә, аңа игътибар да, сорау да бик зур була, ди яулыкны матур итеп бәйләргә өйрәтүче музей хезмәткәрләре.

Яулык бәйләүне төрле яклап өйрәтәләр

Ислам мәдәнияте музее җитәкчесе Нурия Гәрәева әйткәнчә, әлеге чарада яулыкны мөселманча бәйләүне генә түгел, аның татар тарихындагы урыны, милли гөреф-гадәтләр, калфак, чалма, түбәтәй, Идел буе, Себердә, Урта Азия һәм мөселман илләрендә, башка халыкларда яулык бәйләү рәвешләрен өйрәнәләр. Нурия Гәрәева сүзләренчә, йөзләренә килешле итеп төсен, рәвешен туры китереп бәйләнгән соң хатын-кызлар яулыкларын салырга теләми, шул рәвешле кайтып китәргә теләп, яулыкларын сатып алырга үтенеп сорыйлар.

Азатлык өчен төшерелгән мастер-класста шул вакытка Кол Шәриф мәчетендәге Ислам мәдәнияте музеена килгән очраклы кешеләр катнашты.

1 февраль Бөтендөнья хиҗап көненә багышлап, Европаның берничә илендә урамда очраган кызларга яулык бәйләтеп карау чарасы үткәрелде. Youtube сәхифәсенә урнаштырылган берничә видеода бу чараның ничек итеп Швейцария, Франция, Швециядә үтүен күреп була.

Менә мәсәлән Франциядә шушындый чара узган:

Яулык бәйләп караган һәм мөселман булмаган кызларга хиҗаптагы кыяфәтләре ошый, алар гәҗәпләнеп, көзгедән күзләрен ала алмый.

XS
SM
MD
LG