Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:15

Рөстәм Асаев: "Халыкка затлы, зәвыклы җырлар күрсәтергә кирәк"


Татар эстрадасының калын тавышлы, зәвыклы җырчылардан саналган Рөстәм Асаев Азатлык радиосына әңгәмә бирде. Аның белән татар җырчысы халык алдында нинди булырга тиеш, артист җырчыдан кайсы ягы белән аерыла дигән сорауларга җавап эзләдек.

Җырчы Рөстәм Асаев башка җырчыларда тыйнаклыгы, зәвыклыгы белән аерылып тора, ди аны тыңлаучы тамашачы. Ул үзе тирәсендә шау-шу булдырмыйча, тыныч кына үз эшен-иҗатын халыкка күрсәтеп яши. Хәзер инде кызы Гөлназ да әтисе кебек зур сәхнәгә менде, үз тыңлаучысы бар.

Рөстәм читтән аз сүзле булып күренсә дә, татар сәнгатенә, эстарадасына карата үз фикере барлыгын әйтте. Сүзебез хәйрия чараларыннан башланды, чөнки ул үткән ел “Ярдәм” вакыфы оештырган чараларында катнашып үзенең мәрхәмәтле җырчы булуын күрсәткән иде.

–​ Еш катнашасызмы хәйрия концертларында һәм сезнең өчен бу чаралар нәрсә бирә?

– Әлбәттә, мөмкинчелек булганда, вакыт булганда мондый чараларда катнашырга тырышабыз. Ярдәм кирәк булган кешеләргә кул сузуны бернинди үлчәүләргә дә салып булмый. Без артистлар арасында да еш ярдәм кулын бер-беребезгә сузабыз, ярдәм кирәк булганда акчалата да, концертлар ярдәмендә дә кеше тормышында булган авыр ситуацияләрдән чыгарга ярдәм итәбез.

– Менә сез Татарстанның атказанган артисты, артист белән җырчы кайсы ягы белән аерыла?

–​ Элек артистлар санаулы гына булганнар, фонограмманың нәрсә икәнен дә белмәгәннәр бит инде. Мин үзем дә иҗатымны үз тавышым белән имтихан биреп кердем, студияләрнең нәрсә икәнен белми идем дә әле. Кечкенәдән гармунда уйнадым, шуннан җырлый башладым. Кечкенә чакта бик оялчан идем, апалар гармунда уйнарга сораганда, чаршау артына гына кереп уйнап җырлый идем.

–​ Синең кызың Гөлназны тамашачы “Балалар солянкасы”ннан күреп белә. Күптәннән иҗат белән мавыгамы?

–​ Кызым беренче тапкыр өч яшендә сәхнәгә менде. Кече вакыттан видеокасеталардан концерт карап үсте. Әнисе шулай ук Башкортстанның филармония җырчысы, артисты Лилия Биктимеровадан да бәлки күреп үскәндер. Ун яшендә Ялтада үткән “Сөембикә варислары” конкурсында береннче урынны алды. Үткән ел Әүхәдиев исемендәге музыкаль көллияткә укырга керде. Кечкенә кызларым да җырларга бик яраталар.

–​ Рөстәм, синеңчә урыс телле җырчылар татар җырларын, халык җырларын җырлый алалармы?

– Җырлый алалар. Җырлый алалар нота белән, ләкин күңел белән юктыр. Моң ул бөтен халыкта бар һәм һәр милләтнеке дә бар. Ләкин моң сүзенең тәрҗемәсе юк. Мин үземне бик моңлы ук дип әйтә алмыйм. Чөнки мин академик, классик җырчы.

–​ Бүген җырчылар нинди идеология белән яши, җырчылар арасында идеология бармы ул?

–​ Акча эшләү, йолдыз буласы килү беренче урынга чыкты бит хәзер. Бер нотаны бер ай яздыралар да, шуны чыгып җырлыйлар. Җырның затлылыгы, зәвыклылыгы артта кала бара.

–​ Сәнгать кешесе буларак Казанда нинди мәдәни үзәк җитми дип уйлыйсың? Әллә барысы да бармы инде.

–​ Безнең Казаныбыз искитмәле бик матур булып үзгәрде. Бөтен әйбер дә бар, ләкин, мин теләр идем бер музыкаль театр булдырырга. Татар әсәрләрен, операларын данлыклы итәсе килү теләге бар миндә. Яшьләребезгә урын булдырып, иҗатларын күрсәтерләр иде.

–​ Сине халыкара җырчы дип тз әйтергә була, ерак гастрольләрдә йөрүеңне беләбез. Кайларда, кайсы илләрдә чыгыш ясыйсың?

– 2006 ел 15 майда филармониягә эшкә килгәч, мин иң беренче тапкыр Курганга бардым. Бөтен Русия һәм Урта Азиядә, Американың Сан-Франциско, Нью-Йорк шәһәрләрендә булып кайттым. Соңгы тапкыр Финляндиядә сольный концертымны бирдем.

–​ Чит илдә булганда нинди хисләр кичерәсең? Андагы тамашачы кайсы ягы белән аерыла?

–​ Без читтәге татарлар, милләттәшләр өчен ерак илләргә барабыз. Телне аңламаган очракта, музыканы сүзсез дә аңларга була. Чит ил татарлары алар әдәби телдә шундый матур сөйләшәләр. Мин аларның һәммәсенә дә бик рәхмәтлемен.

–​- Телевидение белән элемтәдә торасызмы. Бигрәк тә "Яңа Гасыр" каналы белән, анда яңа чыккан җырчыларны күп күрсәтләр кебек?

– Әйе, элемтәдә торабыз. Ләкин, телевидениегә килгәндә сорауларым бик күп. Ни өчен телевидение бер төрлегә генә әйләнә? Бер төрле өч ноталы җырларны гын күрсәтәләр. Бөек Сәйдәшләр, Яхиннарны күрсәтмиләр. Классик җырчыларны күбрәк халыкка ишеттерсеннәр иде, татар халкының киң иҗатын күрсәтсеннәр иде. Халыкны телевизор алдына җыеп көлдерер өчен генә бу эшләр эшләнмәсен иде. Юморның да төрлесе бар бит. Юмор бөек, культуралы булсын иде. Рәхәтләнеп көлдерә торган һәм уйландыра торган юмор булганда татар халкын бөек халык диюнең зур ноктасы булыр иде. Әйтәсе сүзләр бик күп алар, фикерләремне, теләкләремне халыкка җиткерергә ярдәм иткәнегез өчен сезгә зур рәхмәт.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG