Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 15:43

Казанлылар хәйрия йөгерешендә катнашты


14 февраль башкаланың "Казан" гаилә үзәге янында хәйрия йөгереше үтте. Казанлылар бу гамәлләре белән 8 яшьлек авыру бала Ярослав Сухаревка чит илдә дәвалану өчен акча җыю акциясенә үзләреннән өлеш кертте.

Чара флешмоб рәвешендә уздырылды. Йөгерү ераклыгы символик бер чакрымны тәшкил итте. Башта эстафета формасында төрле такымнар, аннан шәхси ярышлар оештырылды. Йөгерү урынына керештә авыру бала Ярослав Сухаревның рәсемнәре һәм аның нинди чирләр белән авыруы һәм бу авыруларны дәвалау өчен күпме акча кирәк булуы язылган плакатлар урнаштырылган иде.

Авыру бала Ярослав Сухарев турында мәгълүмат

Авыру бала Ярослав Сухарев турында мәгълүмат

Эстафета ярышында җиңгән такым вәкиле Илнар үзләре өчен җиңүнең мөһим булмавын белдерде.

"Иң әһәмиятлесе - мондый хәйрия акциясенә катнашу һәм авыру балага ярдәм җыю кампаниясенә үзебездән өлеш кертү", дип ул үз кичерешләре белән уртаклашып.

Хәйрия йөгерешендә үз гаиләсе белән катнашкан Татарстан парламентының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова да, яхшы нәтиҗәгә караганда мондый акциядә катнашуның күпкә әһәмиятлерәк булуын әйтте.

"Без үз мисалыбыз белән, ярдәм көткән авыру балаларга йөрәгебездән бер өлеш мәрхәмәтлелек күрсәтә алуыбызны расладык. Гашыйклар көнендә мондый чарага килгән һәр кеше бары тик үз гаиләсен, үз ватанын гына яратып калмыйча, авыру балаларны да яратуын һәм аларга да ярдәм итәргә әзер булуын күрсәтте", дип белдерде ул.

XS
SM
MD
LG