Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:20

Рәфис Кашапов Төркиядә сәяси сыену сораган


14 февраль Чаллыда Кама аръягы милли хәрәкәт вәкилләре һәм мөселманнары Казанның тикшерү изоляторында утыручы Рәфис Кашаповны яклап чираттагы пикет уздырды. Биредә Кашаповның Төркиядә сәяси сыену сорап мөрәҗәгать итүе хакында да фикерләр әйтелде.

Чаллы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләре вәкилләре катнашында узган пикетка 40-50гә якын кеше килде. Шунда ук Рәфис Кашаповны төрмәдән азат итүне таләп итеп Татарстан җитәкчеләренә мөрәҗәгатькә имза җыю да оештырылды.

"Звезда Поволжья" гәзитенең 5-11 февраль санында Рәфис Кашаповның Төркия президенты Рәҗәп Эрдоганга, Милләт җыены депутатларына Төркиядә сәяси сыену сорап язган мөрәҗәгате басылган иде. Шушы мөрәҗәгать уңаеннан без язучы, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим фикерләрен белдек.

"Мондый мөрәҗәгатьне мин уңай кабул иттем. Чөнки ул табигый. Бу шартларда почмакка куып кертелгән җанвар, дип әйтимме инде, ниндидер юллар эзләргә тиеш. Әмма ниндидер сәяси почмак сорап кына татар милләтен коткару мөмкин түгел. Безнең милләт күп тапкырлар, аеруча Явыз Иван басып алганнан соң күп тапкырлар Төркиягә мөрәҗәгать итеп сәяси почмак сорап караган иде. Әмма ләкин без ул почмакка керә алмадык, Төркия безгә беркайчан да аны бирә алмады. Шулай да бу шартларда Русия алып барган кыланмышларны Төркиягә бераз ачып салу кирәклеге көн кебек ачык. Төркия, башка төрки дәүләтләр, төрки дәүләтләр булмаганнары да бик аз эшлиләр. Хәтта, эшләмиләр, дип әйтер идем. Безнең әллә кайчан уртак радиобыз, телевидениебез, уртак гәзит- журналларыбыз, уртак туристлык оешмаларыбыз, гражданлык җәмгыятендә була торган барлык уртаклыклар булырга тиеш иде. Рәфис Кашаповның бүгенге шартларда төрмәдән торып сәяси почмак сорап мөрәҗәгать итүе, минемчә, татар милләте кешесенең табигый адымы ул,” диде Айдар әфәнде.

Әлеге пикетта Рәфис Кашаповның тормыш иптәше Нурзия ханым да катнашты һәм ул Рәфиснең кулга алынуы уңаеннан Европадагы хокук яклау оешмаларының төрле илләрдә, шәһәрләрдә яклау чаралары оештырылуы хакында да әйтте. Кашаповны азат итүне таләп иткән чаралар Киевта, Варшауда, Ригада, Таллинда, Германия һәм Англия шәһәрләрендә алдагы атнада да көтелә икән. Нурзия ханым әйтүенчә, дөньякүләм танылган инглиз басмаларының берсе Татарстандагы милли хәрәкәт вәкилләренә, ислам динендә булганнарга карата барган басымнарга игътибар биргән. Шушы вазгыятьне бәяләү, ачыклау максатыннан аларның Казанга, Чаллыга килергә теләк белдерүләрен дә җиткерде. Әңгәмә өчен инде сораулар да җибәрелгән.

Пикет барышында Рәфис Кашаповны төрмәдән азат итүне таләп итеп Татарстан җитәкчеләренә юнәлтелгән мөрәҗәгатькә имзалар җыю оештырылган иде. Ярты сәгать чамасы вакыт эчендә аны утыздан артык кеше имзалады. Әлеге мөрәҗәгатьтә мондый юллар бар:

"Сезгә Татарстаннның төп халык вәкилләре, сәяси, икътисади, дини-әхлак ягыннан Русия империясе хакимияте тарафыннан кысылган татарлар мөрәҗәгать итә. 1552 елда Казан ханлыгы мәскәүлеләр тарафыннан корал белән басып алынды. Биш гасыр вакыт узса да, безгә ислам динен тоту, туган телдә уку, үзебезнең чын вәкилләрне Русия дәүләт думасында, Федерация шурасында булдыру тыелган. 1991 елның 21 мартында уздырылган Татарстан суверенлыгы турындагы референдумда татар халкы Мәскәү хакимияте басымыннан, оккупациясеннән котылырга теләгән иде. Ләкин Мәскәү хакимияте безгә ирекне һәм талап алынган байлыкларны кире кайтару турында уйламады да. Киресенчә, Татарстанга карата басым артканнан артты, империя билбавы кысылганнан кысылды.

Җитәкчеләр! Бүген сезнең дәшмәүләрегез аркасында дистәләгән татар милли һәм дин намусы тоткыннары төрмәләрдә утыра. Милли хәрәкәт җитәкчеләре Фәүзия Бәйрәмова, Рәфис Кашапов күп тапкырлар кулга алынуларга, тентүләргә, җәберләүләргә дучар ителде. Хәзерге вакытта алар шартлы хөкемдә йә төрмәдә.

Без, татар милли хәрәкәте активистлары, мөселман һәм зыялылар җәмәгатьчелеге вәкилләре, Казан кирмәнендәге иптәшләрнең алда әйтелгән хокук бозулар буенча һичьюгы үз халкы белән формаль рәвештә булса да бердәм булуларын таләп итәбез. Шуның белән безнең гаепсез лидерларны Русиянең расачыл, дискриминацияле мәхкәмә тырнагыннан йолып калуга ирешүегезне таләп итәбез.

Татар халкының улы Рәфис Кашапов уйлап табылган гепләү, 282 маддә, беренче бүлек буенча гаепләнеп, әлегәчә Казан тикшерү изоляторында утыра. Үзенең 25 еллык сәяси эшчәнлеге, урыс империясенә каршы булган көрәше вакытында Рәфис Кашаповның нинди сынауларга, мәхкәмәләргә, газаплауларга дучар ителүен халык яхшы хәтерли. Русия төрмәләрендә сәламәтлеге какшаса да, олы яшькә җитеп килсә дә, ул үрнәк гаилә башы, үрнәк әти кеше булып кала. Ул Русия һәм Татарстан көч структураларының башбаштаклыкларына каршы төрмәдә килеш татар халкына булган геноцидка каршы ун көн дәвамында сәяси ачлык игълан итте. Туган халкың турында сүз барганда, сез Мәскәү кирмәненнән аерымлы буларак, чиста намуслы казан-татар кирмәне ягында булырга тиешсез!"

Чаллы ТИҮе рәисе урынбасары Гамил Камалетдинов әйтүенчә, имзалар туплау алга таба да дәвам итәчәк. ​

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG