Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:54

Әфганчылар игътибар кимүгә зарлана


Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 26 ел тулган көн Казанда гадәттәгечә Казансу яры буендагы һәйкәл янында искә алынды. Хөкүмәт вәкилләре бу көнне матур сүзләр сөйләсә дә, Әфганда булганар үзләренә карата игътибарның елдан-ел кимү баруы турында белдерә.

Казанда 15 февраль, совет гаскәрләре Әфганстаннан чыгарылган көн быел да 500гә якын кеше катнашкан митинг белән билгеләп үтелде. Кайберәүләр орден-медальләрен чылтыратып хәрби киемнәрдән килсә, күпләр тыныч кына куларына чәчәк тотып үзара сөйләште, хәл-әхвәл белеште, ялгыз аналар исә үзара гапләште, кемдер улын искә алды, кемдер ирен.

Митинг Казан түрәләренең һәм Казандагы хәрби җитәкчеләрнең инде гадәткә кергән ватанпәрвәрлек чыгышлары белән башланды. Башка елларда Әфганстанда һәлак булучыларга куелган һәйкәлне зурайту кирәклеге әйтеп булса да кителгән булса, быел бу турыда сүз булмады. Шунысы да игътибарны җәлеп итте, үткән еллардагы чараларда азмы-күпме Әфганстан турында шигырь булса да яңгыраса, быелгы митингта тулысынча урыс теле хакимлек итте. Хәер, әфганчылар бу чыгышларга артык игътибар да итмәде кебек, алар өчен күбрәк бергә хезмәт иткән иптәшләрен күрү, Әфганстан сугышында үлеп калган иптәшләрен искә алу мөһимрәк иде кебек.

Әфганстан сугышында 1987-1989 елларда катнашкан Габделһади Һадиев үзенең анда баруын әфган халкына булышырга бардык дип бәяләде.

"Безгә анда киткәндә интернационал бурычны үтәү һәм әфган халкына булышу максаты куелды. Киткәндә беребез дә каршы килмәде. Мин үзебезгә куелган бурычны үтәдек дип саныйм. Без аларга күперләр салдык, электр генераторлары эшләп бирдек. Кемдер бу эшләрне эшләде, ә кемнәрдер бу эшләрне башкаручыларны саклады.

Без Әфганстанга кергәндә анда сугыш баруын белеп кердек. Ә хәзерге көн күзлегеннән чыгып караганда, хәзер берәр илгә барып сугышырга кушсалар, бармас идем. Сугыш бик куркыныч әйбер, ул беркайчан да булмасын иде. Ватанны сакларга беренче булып барам, әмма башка җиргә бармыйм. Бер тапкыр сугышта булган кеше бүтән мондый сугышка бер тапкыр да бармый, аннан да куркыныч әйбер бу дөньяда юк", диде ул.

Әфганстан сугышында 1987 елда катнашкан Мәлик Шәнгәрәев, хөкүмәт Әфганстанда хезмәт иткәннәргә игътибарын киметте, дип әйтте.

"Бу көн турында хәзер үзәк телевидение дә кыска гына мәгълүмат белән чикләнә. Безне елдан-ел оныта баралар. Социаль яктан реабилитация дисеңме, психологик ярдәм, торак шартларын яхшырту дисеңме. Болар елдан-ел онытыла. Элек хәтта бизнес корганда да ташламалар каралган иде, хәзер алары да бетерелде. Безнең күп кенә ташламаларны бетерделәр дә, шул ике меңгә якын акчаны гына калдырдылар. Әйтик элегрәк фатирның зурлыгы әфганчының гаилә санына карап бирелсә, хәзер исә бу ярдәм әфганчының үзен генә исәпләп 18 кв2 метрлык субсидия рәвешендә генә каралган. Бу субсидия күләме 588 мең сум. Аңа нинди фатир сатып ала аласың?" дип белдерде ул.

Шәнгәрәев Әфганстандагы сугышка бернинди фатир да өмет итеп кермәүләрен, бары тик боерыкны үтәп кенә әлеге җиргә китүләрен әйтте.

"Бездән барасызмы, юкмы дип сорап тормадылар. Боерык булгач барасың инде. Әмма хәзер булса үз улымны ничек кирәк алай җибәрмәс идем. Дөресен әйтәм", дип ым кагып, әңгәмәне тәмамларга кирәклеген белдерде.

Әфганстаннан совет хәрбиләрен чыгарган көн буларак билгеләп үтелә торган 15 февральне Казандагы митингка килгән күпләр үзләре өчен бер сөенеч һәм үлеп калган иптәшләрен искә алу көне дип атады. Митинг тәмамлангач күпләр һәйкәлгә чәчәкләр салды. Һәр елдагыча быел да бер төркем әфганчы һәйкәлгә бер стакан аракы һәм бер телем икмәк куеп, үзләре дә һәйкәл янында иптәшәләре хөрмәтенә хәмердән авыз итте.

Белешмә. Әфганстан сугышында Татарстаннан ун меңгә якын хәрби катнашкан. Аларның 262се Әфганстанда һәлак була, 201е контузия, 546сы төрле тән җәрәхәтләре ала. Әфганстанга "тәртип урнаштыру максаты" белән бәреп кергән совет гаскәренең соңгы төркеме бу илдән 1989 елның 15 февралендә чыгарылды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG