Accessibility links

Европа Берлеге киңәйтелгән чикләүләр исемлеген игълан итте


Европа Берлеге әләме
Европа Берлеге әләме

Европа Берлеге Русия карата чикләүләр исемлеген күбәйтте. Әлеге "кара исемлек"кә җырчы Иосиф Кобзок, КПРФтан Русия думасы депутаты Валерий Рашкин, Русия саклану министрының ике урынбасары белән бергә барлыгы 19 физик һәм 10 юридик зат кергән. Европа Берлеге Украина көнчыгышындагы вазгыятьтә аларның да өлеше бар дип белдерә.

Әлеге исемлекне 9 февраль көнне Европа Берлеге илләренең тышкы эшләр министрлары хуплаган иде. Моңа кадәр кертелгән чикләүләрнең вакыты тагын алты айга озайтылды. Чикләүләргә эләкәннәргә Европа Берлеге илләренә килү тыела һәм аларның банк хисаплары туңдырыла.

Яңа чикләүләрнең көчкә керүен Европа Берлеге Украина көнчыгышында тынычлык урнаштыруга багышланган сөйләшүләргә комачауламасын өчен 16 февральгә кадәр кичектереп торган иде.

XS
SM
MD
LG