Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның Салмач бистәсендәге урамга Дәрдемәнд исеме бирелә


Җәмәгать эшлеклесе, меценат, шагыйрь Мөхәммәтзакир Рәмиев рәсеме
Җәмәгать эшлеклесе, меценат, шагыйрь Мөхәммәтзакир Рәмиев рәсеме

Казанның Салмач (Салмачи) бистәсендәге бер урамга жәмәгать эшлеклесе, меценат, шагыйрь Мөхәммәтзакир Рәмиев – Дәрдемәнд исеме биреләчәк. Казан думасы бу урамның исемен "Дәрдемәнд урамы – улица Дэрдменда" дип кабул иткән. Бу хакта мәгълүмат Татарстан хөкүмәте сайтына урнаштырылган.

Шул ук вакытта шагыйрь Николай Заболоцкий исеме Казанның Идел буе районындагы урамга биреләчәк. Советлар заманы шагыйрәсе Вероника Тушина исеме белән Салмач бистәсендәге урам аталачак, дип белдерелә.

Татар җәмәгатьчелеге күренкеле татар шәхесләренең исемнәрен Казанның үзәк өлешендәге урамнарга бирмәүгә ризасызлык белдерә килә.

XS
SM
MD
LG