Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 08:57

Башкортстанда каты салкыннар көтелә


Республикада күпләп кар яву сәбәпле коммуналь-хуҗалык техникасы урамга чыкты. Иртән кайбер урыннарда үтәрлек булмаса, төштән соң урам, ихаталар кардан тазартылган инде. Киләсе көннәрдә синоптиктар каты салкыннар вәгъдә итә. Урыны белән 35 градускача суытачак. Шул сәбәпле юл хәрәкәте дәүләт инспекциясе машина йөртүчеләргә озын юлга чыгудан тыелуны сорап мөрәҗәгать итте.

XS
SM
MD
LG