Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 19:19

Чаллыда җәлилчеләрне искә алдылар


16 февраль Чаллының ГЭС бистәсендәге Муса Җәлил мемориалы каршында хәтер чарасы узды. Биредә 1944 елның 15 февралендә фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелгән җәлилчеләрне искә алдылар.

Искә алу чарасын шәһәр китапханәсе хезмәткәре Роза Хәмидуллина ачты һәм алып барды. Ул беренче чыгышны ясау өчен сүзне Чаллы язучылар оешмасы рәисе, "Көмеш кыңгырау" гәзите баш мөхәррире Факил Сафинга бирде.

Факил Сафин һәм Роза Хәмидуллина

Факил Сафин һәм Роза Хәмидуллина

“Бу чараны оештыруда катнашканнары өчен Чаллының Комсомол районы хакимиятенә, мәгариф хезмәткәрләренә рәхмәт. Муса Җәлил бер генә халыкта, дөньяда булмаган батырлык үрнәген күрсәткән. Үзенең иҗаты, рухы белән, батырлыгы һәм кеше булуы белән безнең каһарман булып тора. Без Муса Җәлилне искә алганда аның көрәштәшләре, якын дусы Абдулла Алиш, Гайнан Кормаш һәм башка бик күпләрне дә искә алабыз. Чөнки алар унбер кәһарман һәм һәрвакыт Муса Җәлил дигәндә, күз алдыбызда шушы унбер кәһарман тора. Алар халкыбызны аклаган батырлар иде. Муса Җәлилнең батырлыгы турында аның икеюллыгын әйтеп китәм:

"Үлем диеп әйтеп буламы соң,
Җиңеп булган мондый үлемне".

Муса Җәлил, аның көрәштәшләре фашистлар тырнагында да кол булмыйча, нинди адымнарга бара алуларын күрсәткәннәр.

Дөньялар тыныч түгел. Бүген дә кешелеккә каршы бик күп явызлыклар эшләнә. Хәзер дә фашистлыкның нәрсә икәнен күреп торабыз. Мондый әйберләр кабатланмасын, илебез тыныч, лаеклы тормышта яшәү өчен кулыбыздан килгәннең барысын да эшләргә тиешбез”, диде Факил Сафин.

Искә алу чарасы бара

Искә алу чарасы бара

Чарада язучы Рәшит Бәшәр дә сүз алды. Үз чгышында ул “Муса Җәлил, Гайнан Кормаш, Баттал, алар унбер кеше, башларын фашистлар балтасы астына куя, батырлыклары мәңгелек. Уйлап карагыз, Муса Җәлилгә 38, Абдулла Алишка 36 яшь. Ир-егетләрнең яши, иҗат итә торган чагы. Ләкин алар үлемгә барган. Аларның батырлыгы мәңгелек. Үлемгә барулары белән татар дигән милләтнең данын күтәргән. Тарихтан беләсез, татар милләтен юк итү өчен күп тырышканнар, татарга каршы репрессия вакытлары, Идел буендагы татарларны инде башка җирләргә сөрү турында сүз чыкканда, җәлилләр күтәрелеп чыга, аларның батырлыгы күренә. Татар - батыр, горур, эшчән халык. Шуны онытмасыннар иде”, диде.

Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу чарасының азагында Чаллы язучылары, кайбер оешма җитәкчеләре, студентлар, укучылар һәйкәл каршына чәчәкләр куйдылар. Шунысын да искәртик, әлеге чарада шәһәр хакимияте вәкилләре күренмәде. Алар моннан бер көн алда булган “әфганчылар”ның истәлек көннәрендә зурдан кубып катнашканнар иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG