Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Моабит дәфтәрләре" халыкка күрсәтелде


Казанда Моабит дәфтәрләре күрсәтелде
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:58 0:00

Казанда Моабит дәфтәрләре күрсәтелде

15 февраль Татарстан Милли музеенда каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең фашистлар төрмәсендә язган "Моабит дәфтәрләре" халыкка күрсәтелде. Бу чара Муса Җәлилнең тууына 109 ел тулуга багышланды.

Һәр елда булганы кебек Милли музейда быел да 15 февраль - Җәлил туган көнне "Моабит дәфтәрләре"нең төп нөсхәсе халыкка тәкъдим ителде. Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең Германиядә фашистларның "Моабит" төрмәсендә язган "Моабит дәфтәрләрен" махсус пыяла урынга алып чыгу эше Советлар берлеге каһарманы Борис Кузнецовка тапшырылган булса да, ул авырып китү сәбәпле әлеге эшне бу юлы яшь шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин башкарды.

2013 елгы Муса Җәлил премиясе лауреаты, шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин "Моабит дәфтәрләрен" күтәреп, халык килеп караячак махсус урынга алып барган вакытта бик дулкынлаунын, әйтеп-аңлатып бетереп булмастай хис кичерүен белдерде.

"Бу-бер яктан куанычлы да, әмма икенче яктан җанны чеметеп ала торган вакыйга. Минемчә һәр татарның күңелендә Муса Җәлилнең роле бик зур булырга тиеш. Әгәр дә инде ул татар баласы шигырь дә яза икән, аның язмышы безнең бөек шагыйребездән гайре була алмый әлбәттә", дип белдерде ул.

Муса Җәлил 1944 елның августында Моабит төрмәсендә җәзалап үтерелә. Үлеменә кадәр төрмәдә ул язып калдырган "Моабит дәфтәрләре" ике блокноттан тора. Аларда Муса Җәлилнең гарәп һәм латин хәрефләре белән язылган 93 шигыре теркәлгән.

Җәлилнең бу дәфтәрләрен аның гозерен үтәп, төрмәдән бергә утырган бельгияле Андре Тиммерманс алып чыга һәм шагыйрьнең ватанына җибәрә.

Муса Җәлилгә 1956 елда Советлар Берлеге каһарманы исеме бирелә, "Моабит дәфтәрләре"ндәге шигырьләре өчен ул 1957 елда Ленин премиясенә лаек дип табыла. Муса Җәлил Советлар берлегенең әлеге ике иң зур бүләген берьюлы алган бердәнбер шагыйрь.

"Моабит дәфтәрләре"нең төп нөсхәсе бүгенге көндә Татарстан Милли музеенда махсус тартмада саклана. Алар халыкка елга бер генә тапкыр, Муса Җәлилнең туган көне булган 15 февральдә генә күрсәтелә.

XS
SM
MD
LG