Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ сепаратистларны Дебальцевога һөҗүмне туктатырга чакырды


Русия яклы сепаратистлар Дебальцево янында
Русия яклы сепаратистлар Дебальцево янында

АКШ Русияне һәм ул ярдәм иткән сепаратистларны Дебальцеводагы һөҗүмнәрне туктатырга, Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы миссиясе белән элемтә урнаштырырга, Мински килешүендәге йөкләмләрне үтәргә чакырды.

АКШ Дәүләт департаменты сүзчесе Джен Псаки белдерүендә Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының махсус комиссиясе мәгълүматлары китерелә. Анда Дебальцево һәм шулай ук Северодонецки, Луһански, һәм Донецкида һөҗүмнәр дәвам итүенең раслануы әйтелә.

"Сепаратистлар Дебальцевода ут ачмауны үтәмәячәкләрен игълан итте... Русия тарафыннан ярдәм күрсәтелгән сепаратистларның агрессив гамәлләр һәм белдерүләре ут ачуны туктатуга яный һәм авыр техниканы чигендерүгә киртә сала", диелә Дәүләт департаменты белдерүендә.

Кушма Штатлар шулай ук Русия хәрби техникасының Дебальцевога таба юнәлүе турындагы хәбәрләрне күзәтеп тора.

XS
SM
MD
LG