Accessibility links

Кайнар хәбәр

Конституция мәхкәмәсе: коммерциясез оешмаларны вакытыннан элек тикшерү канунсыз


Русия Конституция мәхкәмәсе
Русия Конституция мәхкәмәсе

Русия Конституция мәхкәмәсе коммерциясез, хөкүмәттән тыш оешмаларны вакытыннан элек прокуратура тикшерүләрен канунсыз дип тапты һәм әлеге иҗтимагый оешмаларга карата ачылган эшләрне яңадан тикшерергә кушты.

"Мемориал" хокук яклау оешмасы, "Мемориал" халыкара берләшмә, "Агора" хокук яклау берләшмәләрнең төбәкара ассоциациясе, "Гражданское содействие" комитеты һәм аның җитәкчесе Светлана Ганнушкина прокуратура тикшерүләрен күмәк рәвештә Конституция мәхкәмәсенә шикаять иткән иде. Хокук яклаучылар кануннар "кайчаннан кайчанга кадәр икәнлеге ачыкланмаган, сәбәпләре анык булмаган прокуратура тикшерүе үткәрергә" мөмкинлек бирә дип белдерде.

Канунда тикшерү үткәрү өчен сәбәпләр күрсәтелмәгән, тикшерүне кемнәр үткәрергә тиешлеге әйтелмәгән.

Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасы әгъзасы Илья Шаблинский хөкүмәттән тыш оешмалар карашын хуплады.

XS
SM
MD
LG