Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 06:07

"Урал" фонды Җәмигъ мәчете төзелешен, "Салават Юлаев"ны финанслауны туктата


"Салават Юлаев" һәм "Ак Барс" уены

"Салават Юлаев" һәм "Ак Барс" уены

"Урал" хәйрия фонды Уфадагы җәмигъ мәчет төзелешен, "Торос" һәм "Салават Юлаев" хоккей клубларын финанслауны туктата. "Урал" фондының мөдирләр шурасына Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов җитәкчелек итә.

Мәскәүнең арбитраж мәхкәмәсе "Урал" фондына караган "Урал-Инвест"тан "Система" финанс корпорациясе файдасына 70,7 миллиард сум алу карары чыгаргач әлеге финанслауларны туктатырга булганнар. "Урал" белдерүендә мәхкәмә карарының шикаять ителәчәге дә әйтелә. "Урал" фонды "Урал-Инвест"ның банкротлыкка чыгу мөмкинлеген дә белдерә.

16 февральдә Мәскәүдәге арбитраж мәхкәмә "Урал" фонды хисапларын кулга алу карары чыгарды. 2009 елда "Башнефть" акцияләрен "Система"га сатудан кергән акча "Урал"га күчкән иде.

2014 елда "Башнефть" акцияләрен дәүләт файдасына кайтару карары "Система"га 70,7 миллиард сумлык зыян сала. Мәхкәмә "Урал-Инвест"ны акцияләрнең дәүләт файдасына кайтарылу мөмкинлеге булуда "Система"ны кисәтмәүдә гаепләнде.

Октябрь аенда арбитраж мәхкәмә "Система" финанс корпорациясеннән "Башнефть" акцияләренең 71,6%ын алу карары чыгарды. Мәхкәмә Башкортстанның ягулык энергетика комплексы ширкәтен республиканы мөлкәтенә күчерү һәм аннан соң булган алу-сатулар, шул исәптән, "Система"га акцияләрне сату да кануни булмаган дип белдерде.

2014 елның 29 октябрендә Уфада "Игелек" фонды "Урал" фонды хисаплары кулга алынуга каршы пикет уздырган иде. Чарада инвалидлар катнашты.

****

"Урал" фонды сәламәтлек саклау, инвалидлар өчен спорт, иҗтимагый эшләр, мәгариф, мәдәният һәм сәнгать өлкәләрендә дистәләгән проектны финанслый. Фонд "Салават Юлаев" хоккей такымы һәм аның "Толпар" яшьләр төркемнәренә, Нефтекама шәһәрендәге "Торос" һәм "Батыр" хоккей такымнарының генераль иганәчесе булып тора, ул шулай ук Уфаның Җәмигъ мәчете, ветераннарга хастаханә өчен яңа бина төзетү кебек эшләрдә ярдәм итә дип белдерелгән иде.

.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG