Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Рөстәм Тимергалиев Кырымда алтын урлауда шикләнелә


Ощадбанк билгесе
Ощадбанк билгесе

Кырымны Русия аннексияләгәч беренче премьер-министр булып эшләгән, хәзер Татарстанның Казакъстандагы вәкиле Рөстәм Тимергалиев Украинаның Кырымдагы Ощадбанкыннан акча һәм алтын урлауда шикләнелүчеләр арасында. Бу җинаять эшен Кырымдагы Русия ФСБсы тикшерә.

ФСБ вәкиле Виктор Палагин The Morning News-ка "Тимергалиев һәм министрлар советы рәисе киңәшчесе Васильченконың Ощадбанк акчаларын һәм 300 килограмнан артык алтын урлау эше тикшерелә", дип белдергән.

Банктан 250 миллион сумлап акча урланган, аның бер өлеше кире кайтарылган, дип яза Интерфакс.

Тимергалиевны 2014 елның июнь аенда эштән алдылар. Кырым башлыгы Серегй Аксенов Тимергалиев җитәкчелек белән килешенмәгән белдерүләр ясаган өчен үзе гариза язды дип белдерде.

Сентябрьдә Тимергалиев Татарстанның Казакъстандагы вәкиле итеп билгеләнде.

XS
SM
MD
LG