Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинның Европадагы дусты Казанда консуллык ача


Владимир Путин (с) һәм Виктор Орбан
Владимир Путин (с) һәм Виктор Орбан

Путинның Маҗарстанга сәфәре вакытында мәгариф, сәламәтлек саклау, белгечләр әзерләүдә килешүләр белән бергә Казанда консуллык ачу турында ноталар да алмаштылар.

Сишәмбе Русия президенты Владимир Путин Будапештта Маҗарстан премьер-министры Виктор Орбан белән очрашып сөйләшкәч, ике ил арасында төбәкара, мәгариф, сәламәтлек саклауда килешү, атом энергетикасы өлкәсендә белгечләр әзерләүдә меморандум имзаланды. Ике илнең тышкы эшләр министрлары Казанда Маҗарстанның консуллыгын ачу турында ноталар алмашты.

Путин һәм Орбан Маҗарстанга газ китерү турында да сөйләшкән. Очрашудан соң булган матбугат очрашуында Путин: "Көньяк Агым"да эшләгән русия-маҗарстан ширкәте "Төркия Агымы"н салуга җәлеп ителәчәк дип белдерде. Орбан көньяк юнәлештәге газүткәргечнең үз иле аша үтүен теләүләрен белдерде.

Узган ел ахырында Путинның 2012 елда төзелә башланган "Көньяк Агым" газ проектыннан баш тартуы Европаның көньягындагы илләрне, шул санда Маҗарстанны да борчуга салды. Көньяк Европа илләре "Көньяк Агым" проекты китерер дип өмет иткән газдан гына түгел, яңа эш урыннары, Русия белән сәүдәне арттыру һәм газ транзиты кебек өстәмә табыштан да колак какты.

Путинның Маҗарстанга сәфәре, 15 февральдән ут ачмау килешүе булуга карамастан, Украина көнчыгышында хөкүмәт гаскәрләре һәм Русия ярдәм иткән сепаратистлар арасында сугыш дәвам иткән вакытка туры килде.

Сәфәр алдыннан күзәтүчеләр Путин Русиягә карата кертелә торган чикләүләрне туктату өчен Орбанга басым да ясарга мөмкин дип белдерде. Маҗарстан Европа Берлеге чикләүләрен хупласа да, аларның тискәре тәэсире турында белдереп тора.​

Орбан 1980 еллар ахырында советларга каршы белдерүләре белән коммунистлар лидеры буларак таныла башлады һәм ул хәзер Европада Путин белән тыгыз элемтәдә торган сәясәтчеләрнең берсе.

Орбан узган елның җәендә Маҗарстанның киләчәген Русия һәм Төркия кебек либераль демократиядән читләшә барган рәвештә күрүен әйткәч, Көнбатышта аның абруе кискен какшады.

Маҗарстанның Татарстанда консуллык ачарга җыенуы элегрәк тә билгеле иде. Маҗарстанның Екатеринбурдагы баш консулы Шандор Молнари 2014 елның 15 октябрендә Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов белән очрашкан вакытта Казан консуллыгын телгә алды.

"Без киләсе елдан сезнең күршедәге Татарстанда, Казанда генераль консуллык эшли башлавын телибез. Әгәр формаль эшләр уңышлы төгәлләнсә, безнең элемтәләр моннан, Екатеринбурдан торып бакканга караганда да ныграк булачак", дигән иде Молнари.

Будапештта узган II Маҗарстан-Татарстан бизнес форумын президент Рөстәм Миңнеханов ачты. 17 декабрь 2014
Будапештта узган II Маҗарстан-Татарстан бизнес форумын президент Рөстәм Миңнеханов ачты. 17 декабрь 2014

2014 елның 17 декабрендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге рәсми төркем Будапештта Маҗарстан-Татарстан бизнес-форумында булган вакытта Маҗарстан парламенты рәисе Янош Латорцаи: "Без Татарстан белән нык элемтәләр булдыруга омтылабыз һәм шуңа күрә якын арада Казанда Маҗарстанның генераль консуллыгын ачарга телибез", дигән иде.

Узган елгы нәтиҗәләргә күрә, Маҗарстан Татарстанның сәүдә итүдә бишенче эре хезмәттәшләренең берсе. Татарстан ширкәтләре Маҗарстанга нефть, ягулык, каучук, резина, пластика һәм оптика китерә.

Көнбатыш һәм Русия арасында мөнәсәбәтләр катлаулы вакытта Путинга Маҗарстанга юлны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов салды дияргә дә була. Миңнеханов Будапештта булганда Латорцаи белән очрашуда ике арада сәүдә әйләнешенең 2013 елда 1,2 миллиард долларга җитүен белдереп, Маҗарстан бизнесын Татарстанга чакырган иде.

Миңнехановның Будапештка сәфәреннән соң Маҗарстан тышкы эшләр һәм сәүдә министрлыгының матбугат вәкиле Азатлык радиосына Татарстан Маҗарстанны, беренче чиратта, ягулык һәм спорттагы активлыгы белән җәлеп итүен белдерде.

Будапештта Путинның сәфәренә протест демонстрациясе
Будапештта Путинның сәфәренә протест демонстрациясе

16 февраль кичендә Путинның Маҗарстанга сәфәренә протест белдереп Будапештта демонстрация үтте. Оештыручылар әйтүенчә, урам йөрешендә йөзләрчә кеше катнашкан. Алар кулларына "Путин – юк, Европа – әйе!", "Путин – Распутин", "Руслар: өегезгә" дигән шигарләр, Европа Берлеге һәм Украина әләмнәре дә тоткан иде. Чарада катнашучылар фикеренчә, Путин Русиясе Украинаны оккупацияләде.

Чыгыш ясаучылар арасында Украинадан Будапештта белем алучы студент кыз да бар иде. Ул Русиянең басып алуын һәм Кырымны аннексияләгәч андагы канунисызлыкны кискен тәнкыйть утына тотты. Бу демонстрацияне хокук яклаучы оешмаларны берләштергән Human Platform үткәрде.

Маҗарстан оппозициясе премьер-министр Виктор Орбанның ил Көнбатышка һәм Көнчыгышка да юнәлгән "ике векторлы сәясәт" алып бара диюенә ышанмый. Human Platform җитәкчесе АТВ телеканалына әңгәмәдә Маҗарстанның Европага омтылуын, ә кеше хокукларын чикләп коррупциягә баткан дәүләт төзергә теләмәүләрен әйтте.

Хокук яклаучылар фикеренчә, Русия һәм Маҗарстан арасындагы килешүләрнең шартлары киң җәмәгатьчелеккә ачык булмау Маҗарстанны Русиягә бәйле итәчәк.

XS
SM
MD
LG