Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 08:54

Майамида яшәүче Башкортстан депутаты парламенттан китәргә мәҗбүр


Вадим Гатауллин

Вадим Гатауллин

Интернет җәнҗаллары сәбәпле Башкортстан парламентының иң бай депутаты Вадим Гатауллин мандатыннан баш тарта.

Вадим Гатауллин – Башкортстан дәүләт җыелышындагы иң бай депутат. Ул республикада кирпеч чыгаручы иң зур компания – “Башкортстан кирпече” башы. Шуңа өстәп “Стройфедерация” компаниясе белән дә идарә итә. Әлеге компания күпкатлы йортлар төзү белән шөгыльләнә. Аның компанияләренә барлыгы 31 фирма керә. Шуңа өстәп Америкада “Майами инвестгрупп” дигән ширкәте булуы да билгеле. Бу ширкәт Русиядә Америка милке сату белән шөгыльләнә.

Вадим Гатауллин республика парламентына коммунистлардан сайланган иде. Ул үзе коммунистлар фиркасе әгъзасы түгел, ә фирка исемлеге буенча узган иде. Үткән елда 225,9 миллион сум кереме белән җирле парламент депутатлары арасындагы иң бай депутат булып танылды. Вадим Гатауллин коммунистлар фиркасе Башкортстан бүлекчәсенең төп иганәчесе булып торды. Парламенттан китсә, фирка бүлекчәсе иганәчесез кала.

Вадим Гатауллинның парламенттан китәргә җыенуына интернетта көн күргән җәнҗаллы язмалар сәбәпче. Эш шунда, интернетта аның Америка ватандашы булуы, Голливудта йортлары турында язмалар булган иде. Вадим Гатауллин боларны кире какмый, гаиләсенең – хатыны һәм өч баласының Америкада яшәвен таный.

Узган ел Башкортстан депутаты өстеннән бер төркем җәмәгатьчелек Русия президентына ачык хат та җибәргән иде. Анда шундый юллар бар: “АКШ Русия икътисадын юкка чыгарыр өчен бар тырышлыгын салган бер вакытта, Башкортстан парламенты депутаты Вадим Гатауллин Русия кануннарын тупас бозып, Американың икътисадын ныгытуга өлеш кертә. Мондый кешенең депутат булырга хакы юк.”

Вадим Гатауллин Башкортстан парламенты рәисе Константин Толкачевка мандатыннан баш тартуы турында гариза тапшырган. Анда ул интернетта үзенә каршы мәгълүмат сугышы баруы, бу һөҗүмнәрнең бизнесына зур зыян салуы турында белдергән. Мәгълүмат сугышы артында торучыларның аны Уфа хакимияте җитәкчеләре белән чәкәштерергә тырышулары, ике арада каршылыклар тумасын өчен депутатлыктан китәргә теләвен белдергән. Депутатның гаризасы февраль ахырында каралачак. Башкортстан парламентының икенче бер депутаты – Илдар Исәнгулов Вадим Гатауллинның парламентка сайлануының канунлыгын һәм җәмәгатьчелекнең ил президентына ачык хаты уңаеннан прокурор тикшерүе уздыруны сорап, Башкортстан прокуроры Андрей Назаровка мөрәҗәгать итте. Биредә тагы шуны да билгеләргә кирәк, Вадим Гатауллин Башкортстан прокурорының элекке беренче урынбасары Валерий Гатауллинның улы.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG