Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракның Әл-Багдади шәһәрендә кораллы сугышчылар 45 кешене яндырган


Гыйракның көнбатышындагы Әл-Багдади шәһәрендә "Ислам дәүләте" сугышчылары 45 кешене яндырып үтергән. Бу хакта шәһәрнең полиция бүлеге башлыгы полковник Касыйм Обейди белдерә.

Ул яндырылганнанарның кайберләре иминлек хезмәтендә эшләгән булырга мөмкин дип тә әйтә. Узган атнада экстремистлар шәһәрнең күп өлешен үз контроленә алды. Обейди Гыйрак хөкүмәтен, халыкара җәмәгатьчелекне ашыгыч рәвештә чара күрергә чакыра. Сугыш барган бу шәһәр белән элемтә юк.

Хәрби диңгез көчләренең бүлеге Әл-Багдади шәһәреннән ерак булмаган урында урнашкан. Монда американ хәрбиләре Гыйрак гаскәриләрен өйрәтә. 13 февральдә кораллы сугышчылар әлеге бүлеккә һөҗүм итте, әмма алар уңышка ирешә алмады, сигез экстремист үтерелде.

XS
SM
MD
LG